Баласы булган ялгыз әти-әниләргә кагылышлы канун кабул ителде
Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әти-әнине эштән азат итүне тыючы канун кабул итте.
Дәүләт Думасында 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз әти-әнине эштән алуны тыю турында канун кабул ителде. Үзгәрешләр Россия Хезмәт кодексының 261 маддәсенә кертелә.
Хәзерге канун нигезендә, 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз әти-әнине яки әнисе булмаган балаларны тәрбияләүче башка затларны эштән азат итәргә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев