Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Баланы МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА нинди дога укып озатырга?

Сезгә файдалы булырдай 5 дога тәкъдим итәбез!

Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз:
بسم الله الرحمن الرحيم
«Бисмилләһир-рахманир-рахим».
«Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!»

 

 

ربّ يسّر ولا تعسّر ربّ تمّم بالخير

«Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр».

«Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит».

 

رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا

«Рабби зиднии гыйлмән»

«И, Раббым! Гыйлемемне арттыр» («Та Һа» сүрәсе, 114).

 

اللَّهُمَّ انْفَعْنَا بِمَا عَلَّمْتَنَا وَعَلِّمْنَا مَا يَنْفَعُنَا وَزِدْنِي عِلْمًا

«Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән».

«Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде».

 

رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِي يَفْقَهُوا قَوْلِي

 «Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии».

«И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш». («Та Һа» сүрәсе, 25-28).

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/din/balany-maktapka-ozatkanda-nindi-doga-ukyp-ozatyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев