Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Балама ярдәм итү – минем бурыч”: үз бөерен баласына биргән ана үзен батырлык кылдым дип санамый

Әллә ничә операция кичергән 15 яшьлек Павел Нагиевның азапланулары тәмамдыр дип ышанасы килә. Тумыштан сидек юллары бозылу белән бәйле авырудан интеккән ул. Берничә тапкыр операция ясаганнар. Нәтиҗәдә, бөере тиешле дәрәҗәдә эшләми башлый. Диализ, гемодиализга бәйлелек котылгысыз була. Республика клиник хастаханәсе табиблары Пашаны бу җәфалардан коткара. “Интертат” хәбәрчесе бөер күчереп утырту операциясенең ни рәвешле узганын белеп кайтты.

Удмуртиядән килгән Павел Нагиевка операцияне 4 нче сентябрьдә ясыйлар. Операция 8 сәгать дәвам иткән.

 

– Пашаның авыруы тумыштан сидек юллары бозылу белән бәйле. Балага яшәү урыны буенча да, Мәскәүдә дә берничә тапкыр операция ясаганнар. Нәтиҗәдә, бөере тиешле дәрәҗәдә эшләми башлый. Башта ул корсак стенкасы аша диализ ала, аннары гемодиализга күчә. Безгә дә ул шул гемодиализда килеш килде. Әнисе бөеренең берсен бирергә ризалашты. Сәламәтлеген тикшергәч, ул донор була ала дигән карарга килдек, дип сөйләде бөер күчереп утырту бүлеге табиб-урологы Азат Амирян.

https://intertat.tatar/upload/амирян.jpg

 

Белгеч сүзләренчә, трансплантологиядә башта донордан әгъзаны алу операциясе үткәрелә. Аннары ул әгъза күчереп утыртуга әзерләнә.

– Бу гаилә белән без бер елдан артык таныш. Безгә беренче килгәндә малайга әле 14 кенә яшь иде, ә без юридик яктан 15 яшьтән генә үткәрә алабыз. Бер ел диализда яшәп, аннары безгә килделәр. Җентекләп тикшердек, чөнки донорлыкта төп бурыч - аның зыянга булмавы. Комачаулаучы факторлар булмавына инангач, операция үткәрергә булдык. Әнисенең гомер озынлыгын саклап калу, тормышта үзен нидәндер чикләп калу булмасын дип тырыштык. Хәер, халыкара статистика донорларның хәтта озаграк яшәүләре турында да сөйли, чөнки алар үз сәламәтлекләренә игътибарлырак, ди хастаханәнең бөер күчереп утырту бүлеге мөдире, Татарстан һәм Идел буе федераль округы буенча штаттан тыш баш трансплантолог Шамил Галиев. 

 

Табиблар әйтүенчә, операция уңышлы узган. Ана һәм бала өчен дә җитди чикләүләр юк. Дөрес туклану, артык алҗу, йөгенүләрдән, өшүдән саклау кебек кагыйдәләрне генә истә тоту кирәк.

– Бала хәзер тулы канлы тормыш башлый ала. Ул гемодиализга бәйле түгел. Аның бөер функцияләренең күрсәткечләре яхшы, ләкин барыбер педиатрларның даими күзәтүендә булачак. Без дә гомере дәвамында Пашаның сәламәтлеген, күчереп утыртылган бөернең эшчәнлеген күзәтеп торырга бурычлы, - диде Шамил Галиев.

https://intertat.tatar/upload/шамиль.jpg

 

Табиблар мондый төр операцияләрнең шактый четерекле булуын әйтә.

– Бу операциядә иң катлаулысы – пациентның олы кеше түгел, ә бала булуында. Балага операция ясау кыенрак. Әгъзалар олы кешенекеннән кечерәк булгач, тагын да игътибарлы, җентекле эш сорала. Өстәвенә, бала психологиясе дә бөтенләй икенче бит. Сабый елап та җибәрергә мөмкин, мондый мизгелләргә әзер булу кирәк, - ди Азат Амирян.

Бүлек мөдире аның сүзен җөпләп, балаларга караш олыларга караганда күпкә үзгә булуын аңладык, диде.

– Төп кыенлыкларның берсе – олылар өчен кулланыла торган барлык даруларның да балаларга туры килмәвендә. Әлегә безнең мондый операцияләрне 15 яшьтән генә ясавыбыз аңлашыла да, чөнки 15 яшьлек балада матдәләр алмашы процесслары олыларныкына бераз якынрак, - ди Шамил Галиев.

Табиблар Паша өчен бу операциянең гаять мөһим булуын әйтте.

– Әгәр балага операция ясамасаң, атнасына өчәр тапкыр 4әр сәгать диализ аппаратына бәйле булыр иде. Монда уку турында иркенләп сөйләү мөмкин дә түгел, аның хәрәкәте чикле булыр иде, дигән сүз. Бөер эше сидек бүлеп чыгаруга гына түгел, үсеш гормоннары формалашуга да тәэсир итә, шунлыктан бөер күчереп утырту аның гомуми үсешенә этәргеч бирәчәк, - ди Азат Амирян.

"Кирәк икән, кирәк!"

 

Белгечләр, бу вакыйгада төп герой – ана, ул үз-үзен корбан итәргә әзер булып, улына икенче гомер бүләк итте дисәләр дә, Пашаның әнисе Виорика Тронина үзен батырлык эшләгән каһарман итеп санамый.

– Моны батырлык димәс идем, үз балаңа ярдәм итү – минем бурыч, - ди ул.

https://intertat.tatar/upload/веорика%201.10

 

Йөклелегенең 38 атнасында ук, Веорикага баланың сидек юлы киңәйгән, дип әйткән булганнар. Гемодиализга мохтаҗ булачак, дип кисәтмәгәннәр.

– 12 яшькә без бөернең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәве дигнозына кадәр килеп җиттек. Гемодиализга 2016 елның августында утырдык. Бара алганда, мәктәпкә йөрдек, укытучылар өйгә дә килеп укытты. Атнасына 3 тапкыр 4әр сәгать гемодиализда булды. Шул вакытта ук Казанга килдек, тик 15 яшьтән кечерәкләрне алмауларын әйттеләр. Быел июньдә 15 яшь тулгач, кабат килдек, - дип сөйләде Виорика “Интертат” хәбәрчесенә.

– Операциягә ничек әзерләндегез, куркуыгызны ничек җиңдегез, - дип сорыйм аннан.

– Әзерләнергә кирәк, дигән сорау тормады да кебек минем алда. Кирәк икән, кирәк. Курыкмадым. Хастаханә табиблары турында бәяләмәләр уңай булуы да булышты дияр идем. Операциядән соң җиңеләю, өмет тоям, - ди ана.

Донор булу өчен Пашаның әтисе дә тикшерелгән булган. Аның бөере дә күчереп утырту өчен идеаль туры килә дип әйткән булган табиблар. Тик гаилә башлыгы хатынының, өч баланың бердәнбер тукландыручысы булганга, донор булуны Виорика үз өстенә алган.

– Операциядән соң 4 көн дәвамында әтиебез безнең янәшәдә булды, безне карады, тик озак тора алмады, өйдә әле тагын 13 һәм 10 яшьлек балалар да бар бит, - ди ул.

Мәктәпне сагындым...

 

Бу уку елында әле уку тәмен татырга да өлгермәгән Паша мәктәпне сагынган. 

 

– Дусларымны, сыйныфташларымны сагындым. Мәктәпкә кайчан киләсең, дип дустым Влад та шалтыратты. Барасым килә инде, - ди ул.

Хастаханәдә дәваланган чорда укытучысы да шалтыратып, хәл белешеп торган.

– Әлегә өйдә укыячакбыз, мәктәпкә бераз тернәкләнгәч барыр инде, әле вирус эләктерү куркынычы да бар бит, - ди Виорика.

Әни кешедән Пашаның ни белән мавыгуы турында да сораштык.

– Квадроцикл, скутерым бар, ди Паша әнисеннән иртәрәк.

– Техника җене кагылган инде. Шуларны сүтеп җыеп мәш киләләр. Китап уку, конструктор, пазл җыю, рәсем ясау кебек шөгыльләрдән бик ерак, озаклап бер урында утыручылардан түгел безнең бала. Менә двигатель сүтеп җыю, көпчәкләр карау кебек эшләрнең остасы инде. Су коенырга ярата, дип өстәде әнисе.

– Билгеле, һәр операциядә рисклар була, аларны исәпкә алып, эшли белергә генә кирәк. 

 

Операциядән соң Паша һәм әнисе өч атнадан артык безнең күзәтүдә булды. Әни кеше үзен тыныч, яхшы хис итә, аны берни борчымый. Бала да үзе сия ала, әгъза яхшы урнашты дигән сүз. Сөенеп кайтып китәрләр дип өметләнәбез, - диләр табиблар.

https://intertat.tatar/upload/паша%20и%20врач%201.10

 

Киләчәктә хастаханә бөер күчереп утырту операцияләрен кечерәк яшьтәге балаларга да үткәрергә ниятли. Татарстан кешеләренә Мәскәүгә йөрергә туры килмәс иде, ди Шамил Галиев. Тик моның өчен ул махсус өйрәнү узган, проблеманың нечкәлекләренә кадәр белгән белгеч булырга тиешлеген әйтте. Бүген нәниләргә әлеге операцияләрне Мәскәүдә Россия балалар клиник хастаханәсендә, Трансплантология институтында ясыйлар.

  • Татарстанда бөер күчереп утырту буенча елына 24-30 лап операция ясала. Әгъзалар исән кешедән дә, мәрхүмнәрдән дә алынырга мөмкин. 2015 елдан республикада күрше төбәкләрдән пациентларга да операцияләр уздырыла. Республика клиник хастаханәсе Удмуртия, Чувашстан, Мари Эл, Ульяновск өлкәләреннән авыруларны кабул итә. Андыйларга былтыр 8, быел 7 трансплантация башкарылган. 

– Узган атнада гына әле Мари Элдан 33 яшьлек хатын-кызга әнисеннән бөер күчереп утырттык. Киләсе атнада Удмуртиядән бер пациентны кабул итәчәкбез, - диде Шамил Галиев. 

 
2004 елдан бүлек ачылганнан бирле, Татарстанда бөер күчереп утырту буенча 286 операция ясалган. Татарстанда бөер күчереп утыртуга елына 60-70 лап кеше мохтаҗ. Диализда 1400 ләп кеше исәпләнә.

 

https://intertat.tatar/upload/все%20вместе%20РКБ%201.10

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: Гөлнар Гарифуллина

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев