Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балаларны яклау көне уңаеннан Лесхоз һәм Сабабаш мәктәпләре базасында мәдәният оешмалары белән берлектә“Күңелле балачак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды

Бүген 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Балаларны яклау көне уңаеннан Лесхоз һәм Сабабаш мәктәпләре базасында мәдәният оешмалары белән берлектә“Күңелле балачак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.

Мәктәпләрдә шулай ук “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерлары һәм Лесхоз урта мәктәбендә «Пчелиный рой»дип исемләнгән хезмәт лагеры үз эшен башлап җибәрделәр.  Монда балалар өчен кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар. Бәйрәм белән, балалар!  Сәламәтлек, уңышлар, бәхетле балачак телибез!

1 июнь көнне Лесхоз Мәдәният Йорты хезмәткәрләре Сабабаш авылында районкүләм милли көрәш ачылышында актив катнаштылар. Көрәш азан тавышлары белән ачылып китте. Мишә авыл советы башлыгы А.Х.Гатиятуллин, Саба муниципаль районы яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы И.Р.Гарипов, Сабабаш мәктәбе директоры И.Х. Халимов сүз алдылар. Тантаналы сүзләрдән соң, исәнләшү җыры белән Ильфир Мухаметов чыгыш ясады

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ,  1 нче июнь көнне,Лесхоз урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай” лагеренда ял итүче балаларга куңелле уеннар оештырды. Балаларның спортив азарт, хисләр ташкыны белән көч сынашуларын күзәтү без - олыларны да балачакка алып кайттып килде.  Бүгенгедәй күкләребез шулай аяз булсын һәм тирә-якта балаларның шат йөзләре, көлгән тавышлары яңгырап торсын! 

Реклама

 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев