Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балалар бакчасында милли уен коралын өйрәнәләр

Балалар иҗаты үзәгендә музыкаль тәрбия иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Балалар һәм укучылар дөнья классикларының төрле музыкаль әсәрләре белән танышалар, музыкаль инструментларны, шул исәптән баян, курай кебек халык музыкасы инструментларын өйрәнәләр.

Фәрит Аубакиров балалар һәм укучылар арасында музыкаль тәрбия бирүне үстерү буенча күп еллар эшләүче педагог. Ул балалар иҗаты үзәгендә генә түгел, Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә эшли. 2021-2022 нче уку елында Фәрид Габделмәҗит улы Сабаның 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында дәресләр алып бара, милли уен коралын өйрәнү буенча белем бирә. Балалар беренче дәрестән инструмент белән таныша башладылар, укытучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев