Иң беренче чиратта балның бәясенә карагыз. Ул артык очсыз булса, шикләнергә кирәк.
Балдан тәмле, үзенчәлекле хуш ис аңкырга тиеш. Иссез икән, димәк, бал сыйфатсыз.
Нинди чәчәктән җыелуына карап, балның төсе төрле була. Яңа бал утыра башларга тиеш түгел. Ул үтә күренмәле була. Чәчәк балы - гәрәбә (янтарный), юкә - аксыл, көнбагыш - сары, карабодайныкы кара төсләрдә була.
Балны кабып карагач, әчкелтем тәм булырга тиеш.
Балны сузып карагыз. Чын бал өзелмичә, сузылып агып төшә.
Тамчылап тама икән, бу - өлгермәгән бал.
Балны салфеткага тамызып та өлгергәнлеген тикшереп була.
Тамызганнан соң бер-ике минут узгач, кырыенда су җыелса, юешләнсә, бал өлгермәгән дигән сүз. Яхшы бал үзгәрешсез кала.
Хәзер балга он да кушарга мөмкиннәр. Кушылганмы, юкмы икәнен белү өчен стакан белән су кирәк. Суга бер кашык бал саласың да эрегәнче болгатасың. Әгәр дә стакан төбендә нәрсәдер кала икән, бу кушылган бал була. Чын бал тулысынча эреп бетәргә тиеш.
Нет комментариев