Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасының үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм парады. (Фоторепортаж)

Бөек Җиңү бәйрәме Саба районы үзәгендә тантаналы шартларда узды.

 Сабаның үзәк мәйданына, елдагыча, яше-карты, олысы-кечесе килгән иде. Оешма-предприятие, учреждение коллективлары, гимназия, мәктәп укучылары бәйрәм парадына бер-бер артлы тезелеп керделәр, Бөек Җиңүне данлаган плакатлар күтәреп үттеләр.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган парадка техникалар килеп кушылды.

Бөек Җиңү Митингының концерт өлешен хәрби киемнәрдәге укучылар, сәнгать мәктәбе коллективлары чыгышлары бизәде, хәрби-патриотик җырлар яңгырады.

Җиңү көненә багышланган концерт-митинг ахырында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов 9 Май – Бөек Җиңү көне белән котлады.

Митингта катнашучыларга республикакүләм мәртәбәле кунак Никиташин Андрей Геннадьевич Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын укыды.

Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы шулай ук райондашларны, килгән кунакларны Бөек Җиңү көне белән котлады.

Сугышта һәлак булган барлык солдатлар өчен бер минут тынлык игълан ителде.

Аннары Рәис Миннеханов яз-җәй айларында хәрби хезмәткә китәчәк егетләрне тәбрикләде.

“Моңарчы армия сафларына киткән райондашларыбыз берсе дә сынатмады. Безнең егетләребез армияга барып, исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар иде.” – диде ул.

Бәйрәм тантанасы Мәңгелек ут янган, Билгесез солдатка һәйкәл торгызылган  изге урынга чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев