Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасыннан Шәфигуллиннар гаиләсе бүген фатирларында мәртәбәле кунаклар кабул иттеләр.

Аларны 8нче июль «Гаилә һәм тугрылык көне» уңаеннан республика, район җитәкчелеге котлап килде.

Бу сафта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, ТРсы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Саба районара Социаль фонды җитәкчесе Марат Мөхтәсимовны күрергә мөмкин булды. Кунаклар ишле гаиләгә, балаларга күп бүләкләр бирделәр. Бәйрәм белән котлап матур теләкләрен әйттеләр.
Бу гаиләдә 5 бала үсә. Аларның иң олысы Ришатка 11, Камиләгә 8, Ралинәгә 6, Динәгә 3, Әминәгә 9 ай. Балаларга әти, әниләре тарафыннан гаиләдә зур игътибар бирелә. Ришат белән Камилә сәләтле балалар мәктәбендә белем алалар, уку алдынгылары. Күп түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Шахмат буенча турнирларда җиңүләр яулаган медальләре кунакларда да зур кызыксыну уятты. Рәис Миннеханов бүләк иткән шахмат тактасы шуңа бүген бик урынлы булды.
Фәнил, Гөлия сату эшләре белән гаилә бизнесларын алып баралар. Күп балалар белән зур гаилә аларның уртак хыяллары. Хәзер шушы гаиләләрен иркен, зур йортта яшәтү икенче хыяллары. Бу ниятләрен җитәкчеләргә дә әйттеләр. Өченче сабыйлары тугач, хөкүмәт программасы буенча бирелгән җир кишәрлегендә үз өйләрен торгызасылары килә аларның. Аны тормышка ашыруда ярдәм чаралары күрсәтергә тырышырбыз, дигән җылы сүзләр ишеткәч, күңелләре тагын да канатланып китте Шәфигуллиннарның. Киләсе гаилә бәйрәмнәрен аларга яллап торган шушы 2 бүлмәле фатирларыннан зур, үз өйләрендә каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев