Байлар Сабасыннан Рафыйковлар гаиләсе тантаналы очрашуда катнаша
Чара Республика көне алдыннан республика Рәисе һәм аның хатыны исеменнән ел саен үткәрелә.
Бүген Саба районыннан ирле — хатынлы Гөлнара һәм Илдус Рәфыйковлар Республика көне алдыннан республика Рәисе һәм аның хатыны исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы очрашуда.
Алар 21 ел иңне-иңгә куеп гомер итәләр һәм биш бала тәрбиялиләр.
Гаилә башлыгы Илдус Ринат улы- сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Намуслы хезмәте өчен медальләр һәм рәхмәтләр белән бүләкләнгән.
Гөлнара Раиф кызы клиентларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшли. Ул гаилә учагын саклаучы хатын һәм кайгыртучан әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев