Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында «Хәләл Фест» оештырылды

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелде.

"Татарстанда җәй" проекты  күңелле чаралар белән гөрләп дәвам итә. Шуларның берсе  Байлар Сабасы үзәгендә, балалар иҗат үзәге каршында оештырылды. "Хәләл Фест" исеме белән үткән бу чарада бар нәрсә дә мөселман кануннары буенча тәкъдим ителде. Хәләл баллы тәм-томнар, болары балалар очен бик кулай булды, тәнгә рәхәт тукымалардан төрле стильдә тегелгән балалар һәм олылар очен киемнәр, бизәнү әйберләреннән алып көнкүрештә кирәк булган бәйләнгән кул эшләре, күп төрдә чәчәк, гөл, куаклар, шәхси хуҗалыкта житештерелгән ризыклар - барысы да киң ассортиментта сатуда булды. Бәйрәмгә килгән халык та бу чарадан бик канәгать калды. Тәмле пловтан да авыз иттерделәр оештыручылар. Балалар үзләрен кызыклы уеннарда, мастер-классларда сынадылар, бүләкләр алдылар. Хатын-кызлар очен матур итеп яулык ябу буенча  күнекмәләр дә оештырдылар. Әлеге чара район күләмендә беренче тапкыр үткәрелде. Аның төп максаты - халыкны ислам кануннарын истә тотып, үзебездә житештерелгән хәләл продукцияне кулланып, үсеп килүче буынга дөрес тәрбия биреп, өйрәтеп, сәламәт яшәүне пропагандалау. "Хәләл Фест"ны ачу тантанасында район җитәкчелеге - Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, ТРсы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лесхоз мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Сафин, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Сатыш авылы имамы Алмаз хәзрәт Галимҗановлар катнашты. Халыкка изге теләкләрен, үтемле вәгазьләрен житкерделәр. Чараны Эзмә авылы мәдәният йорты хезмәткәре Зөлфәт Саматов алып барды, матур жырын башкарып бәйрәмгә ямь өстәде. Бәйрәмгә үз товар-продукцияләре белән сату итәргә районыбыз авылларыннан да, күрше Теләче районыннан да, Казан шәһәреннән дә килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев