Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында «Саба йөзү бассейны» коллективы Сабантуена бирнә җыюны бик күңелле һәм истә калырлык итеп оештырды.

Сабада Сабантуена бирнә җыюны бик күңелле һәм истә калырлык итеп оештыралар. Мондый мәдәни чараларда «Саба йөзү бассейны» коллективы бердәмлек белән катнаша.

 

Элекке гореф-гадәтләрне искә төшереп, барлык шартларына туры китереп эшли алар. Менә бирнә җыю күренешен генә алыйк: һәркем милли киемнәрдән, кулда озын колгасы да, йомырка салырга кәрзине дә бар. Гармунчылар дәртле көйләр уйный, барысы да гармунга кушылып җырлыйлар. Дәртле бию, шаян сүз, такмак әйтү - болар берсе дә читтә калмый.

 Бирнә җыерга җигүле аты белән Балтач районы Сосна авылыннан Әмир абый да килгән. Аты да бик тәртипле, чәбәләнми дә. Атны шундый матур итеп киендергәннәр, ә менә каретаны  оста яллап үзлэре ясатканнар. Өйдән - өйгә йөреп, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, бик тыйнак-җыйнак, күркәм итеп оештырганнар алар бирнә җыюны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев