Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында юллар төзекләндерелә

Байлар Сабасында төзекләндерелмәгән юллар калмады дисәк тә, машиналар йөреп тора, юл тузып тора. Шуңа да ел дәвамында юлларны төзекләндерү эше тукталып тормый.

Җәй көне бистәдә, мәсәлән, Мәктәп урамының башындагы юл, бик начар хәлдә булу сәбәпле, өр-яңадан асфальтланды.

Сәйдәшев урамында, Лигуна сәүдә комплексына йөрүче сатып алучылар өчен, машиналар юлы киңәйтелде.

Тукай урамының парк чатындагы район үзәк хастаханәсенә алып бара торган җәяүлеләр тротуары төзекләндерелде.

Әлеге чаралар барысы да безнең юлларда исән-имин хәрәкәт итү максатын күздә тотып гамәлгә ашырыла.
Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев