Байлар Сабасында яшәүче Хуҗина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызын 100 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Хузина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызы 1925 нче елның 28 нче февралендә Саба районы Байлар Сабасы авылында 6 балалы гаиләдә дөньяга килә.
Байлар Сабасында яшәүче Хуҗина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызын 100 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Хузина Мәнзүмә Әлмөхәмәт кызы 1925 нче елның 28 нче февралендә Саба районы Байлар Сабасы авылында 6 балалы гаиләдә дөньяга килә. Саба мәктәбендә 10 класс белем алгач, 1942 нче елда Халык судында (Нарсуд) сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан район комитетында (8 ел) эшли, соңрак район мәгариф бүлегендә экономист булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерәләр (2001 елда вафат була).
Хөрмәтле Манзума апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Балачагыгыз, яшьлегегез бик авыр елларга туры килгән. Сез күргән михнәтләр, авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык, дәһшәтле сугыш еллары - болар барысы да сезнең чор балаларының башларыннан үткән. Сез шулай да тырышкансыз, эшләгәнсез, гаилә корып, матур итеп яшәгәнсез.
Хөрмәтле Манзума апа!
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Алыгыз сез бездән котлау сүзен
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән шат яшәгез
Имин еллар-безнең теләкләр.
Олы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Саба шәһәр җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев