Байлар Сабасында яшәүче Халикова Тәкмилә Шафигулла кызын 100 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз
Туган көнегез белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге.
Сабабаш авылында гомер иткән, бүгенге көндә Байлар Сабасында яшәүче Халикова Тәкмилә Шафигулла кызын 100 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз.
Халикова Тәкмилә Шафигулла кызы 1925 елның 13 августында Саба районы Сабабаш авылында туа.1932нче елда, 7 яше тулгач, шул ук авылның дүртеллык мәктәбенә укырга керә һәм анда 4 класс белем ала. 21 яшенә кадәр сөт жыя. Җыелган сөтне уфалла арбасы белән Сабага илтеп тапшыра торган булалар. 21-22 яшьләрендә Сабабашта кортчылыкта эшли. 23-27 яшьләрендә аны амбарга эшкә куялар һәм анда ул ашлык кабул итүче булып хезмәт куя.
Тәкмилә Шафигулла кызы 1952нче елда, 27 яшендә Сабабаш авылы егете Вахап абый белән тормыш кора. Алар шул авылда гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч,Тәкмилә апа 37 яшендә тол кала.
Бүгенге көндә Тәкмилә апа Сабада, төпчек кызы Люция гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Аның 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Тәкмилә апа!
Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне, һәрбер туган таңга сөенеп, сәламәтлек белән яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Балачагыгыз, яшьлегегез бик авыр елларга туры килгән. Сез күргән михнәтләр, авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык, дәһшәтле сугыш еллары- болар барысы да сезнең чор балаларының башларыннан үткән. Сез шулай да тырышкансыз, эшләгәнсез, гаилә корып, матур итеп яшәгәнсез. Илгә-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Бүгенге көндә балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, бәхетле картлык гомере кичерәсез. Тирәгездә кайнашкан онык-оныкчыкларыгызга куанып, кадерле әни, яраткан әби булып гомер итегез.
Туган көнегез белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Мишә авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев