Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Сөнгатуллин Рифмир Надырша улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сонгатуллин Рифмир Надырша улы 1935 нче елның 2 нче июнендә Саба районы Сабабаш авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә.

Соңырак гаилә Саба районы Йомгалак авылына кученә. Рифмир Надырша улы Йомгалак мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң укуын Саба урта мәктәбендә дәвам итә. Өч ел совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Армиядән соң трактористлар курсларын утә, электрикка укый, колхозда тракторчы булып эшли, 1964 елдан үзенең хезмәт юлын Сабанын яшелчә киптерү заводында инженер –механик булып дәвам итә һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
1966 нчы елда Рифмир Надырша улы Балык бистәсе кызы Нурсәнә Габдуллаҗан кызы белән тормыш корып, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2016 нче елда, Нурсәнә апа безнең арабыздан китеп бара.
Бүгенгесе көндә хезмәт ветераны – Рифмир Надырша улы, булганына шөкер итеп, балалары, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә, аларга әле һаман да зур терәк булып Байлар Сабасында гомер кичерә.
4 онык һәм 1оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Рифмир абый!
Сезне ихлас куңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез.
Ходай биргән гомерегезне балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәп үтегез.

 

Хөрмәтле Рифмир абый!
Тормыш йөген иңнәренә салып
Үргә менә ирнең асылы.
Андыйларның максатлары зурдан,
Җиңә алар буран, давылны.
Ил улына әйләнә дә шәхес,
Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
Яшәгез сез бик кадерле булып
Гомерегез үтсен хөрмәттә.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар,сәламәтлек
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

 

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Саба шәһәр җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев