Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Ибәтуллин Вафи Ибәтулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Ибатуллин Вафи Ибатулла улы 1935 нче елның 2 февралендә Саба районы Юлбат авылында алты балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә.

Байлар Сабасында яшәүче Ибәтуллин Вафи Ибәтулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Ибатуллин Вафи Ибатулла улы 1935 нче елның 2 февралендә Саба районы Юлбат авылында алты балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә. Юлбат мәктәбендә белем алганнан соң, шоферлар әзерләү курсын тәмамлый. Хезмәт юлын Сабаның икмәк комбинатында шофер булып башлап җибәрә. Соңырак “Сабагаз” идарәсендә 18 елга якын шофер булып эшләп, шуннан лаеклы ялга чыга.
1962 нче елда Урта Саба авылы кызы Җүәйрә (Зуайра) Гәрәфи кызы белән тормыш корып җибәрәләр, ике малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бриллиант туйларын бергә каршы алалар. Кызганычка каршы, 2024 нче елда, Җүәйрә апа безнең арабыздан китеп бара.
Күпсанлы Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары иясе Вафи Ибатулла улы бүгенгесе көндә булганына шөкер итеп, балалары тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә.
7 онык һәм 8 оныкчыгы бар.Хөрмәтле Вафи абый!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, иминлектә яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсынБез телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы , район Советы башкариа комитеты, Саба шәһәр җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев