Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Фаләховлар гаиләсенә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан бәйрәм көннең символик медале тапшырылды

Гаиләне котлап район башлыгы Рәис Миннеханов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расыйх Хәсәнов,хәрби комиссар Фәнис Закиров, ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлнар Шәфыйкова аларның өйләренә килде.

Фаләховлар

Айсылу һәм Илфат Фаләховлар 33 ел матур гаилә булып яшиләр. 2 ул үстерәләр.

Олы уллары Илназ бүгенге көндә контракт буенча Украина җирләрендә хәрби операциядә. Ул Ватанга тугъры хезмәте өчен Батырлык медальләре белән бүләкләнә. Илназ батальон командиры урынбасары вазыйфасында Бахмут шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Сабада аны әти-әнисе белән бергә үз гаиләсе дә зарыгып көтә. Тормыш иптәше Илина, ике яшьлек улы Ильяс та әтисен бик сагыналар.

Фаләховларның икенче уллары Алмаз да хәрби. Ул Сабада Россгвардиядә эшли.

Илфат абый үзе дә Әфган сугышы ветераны. Озак еллар район ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Фаләховлар илгә, көнгә игелекле уллар үстерүе белән үзенчәлекле. Гаиләнең барсы бергә җыелган ,бәхетле мизгелләре якынайсын. Аларга сөенечле очрашу көннәре насыйп булсын.

Тулырак фотолар гелереядә.

Фотолар: ТРК "Саба дулкыннары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев