Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында гомер итүче Шляпина Шәфкыя Абдрахман кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз

Иң изге теләкләр белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Сатыш авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Байлар Сабасында гомер итүче Шляпина Шәфкыя Абдрахман кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

 

Шляпина Шәфкыя Абдрахман кызы 1930нчы елның 21нче ноябрендә Татарстан республикасы Әгерҗе районының Иҗ-Бубый авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педагогия институтында белем ала һәм гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлый. 1950нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы 1985нче елга кадәр Саба районы мәгариф учреждениеләрендә педагог буларак хезмәт куя. Педагогик хезмәт юлын ул 1950нче елда Саба районы Сатыш урта мәктәбендә химия-биология укытучысы буларак башлап җибәрә. 1959-1961нче елларда Аккүл Бигәнәй башлангыч мәктәбендә, 1969-1978нче елларда Чәбки-Саба башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1978-1985нче елларда кабат Сатыш урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүнең 30,50,55,65,75,80 еллыклары уңаеннан юбилей медальләренә лаек була.
1954нче елда Саба районы Чәбки-Саба егете Насибуллин Сәйфулла Насибулла улы белән тормыш корып җибәрәләр. Тормыш иптәше 2018нче елда дөнья куя. Чәбки-Саба авылында алар бергә 63 ел тигез гомер итәләр. 4 бала: 2 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Төпчек уллары Раилне 1991нче елда юл һәлакәтендә югалталар. Бүгенге көндә Шәфкыя Абдрахман кызының 3 баласы, 5 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Ә үзе яшәүче кызы Загидуллина Гүзәлия Сәйфулла кызы белән Байлар Сабасында тыныч гомер кичерә.

 

Хөрмәтле Шәфкыя апа!

 

Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне сәламәтлек белән, һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Дәһшәтле сугыш елларында күргән михнәтләр, авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык -болар барысы да сезнең чор балаларының башларыннан үткән. Сез шулай да тырышкансыз, эшләгәнсез, гаилә корып, матур итеп яшәгәнсез. Илгә-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Бүгенге көндә балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, бәхетле картлык гомере кичерәсез. Тирәгездә кайнашкан онык-оныкчыкларыгызга куанып, кадерле әни, яраткан әби булып гомер итегез.

 

Туган көнегез килеп ишек каккач,
Еллар үтә диеп уфтанмагыз.
Күңелегездә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмәгез.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Үткән еллар матур гомер дисез
Борчылмагыз узган елларга.
Исәнлекне күбрәк бирсен ходай
Иминлеклэр бирсен елларга.


Иң изге теләкләр белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Сатыш авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев