Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында бүген, 22 июнь көнне иртәнге сәгать 6да Билгесез солдат һәйкәле каршында райондашларыбыз катнашында митинг үтте

Ел саен илебезнең һәр почмагында, азатлык өчен аяусыз көрәштә катнашкан, башларын салган, фашистлар кулыннан һәлак булган Совет халкын, тыл хезмәтчәннәрен якты истәлеген саклап төрле чаралар үтә.

​​Байлар Сабасында бүген иртәнге сәгать 6да Билгесез солдат һәйкәле каршында райондашларыбыз катнашында митинг үтте.

1941нче елның 22 июнь таңы... Илебез тынычлыгын алып иртәнге сәгать 4тә Алман фашистлары бернинди хәбәрсез Советлар Союзына каршы канлы сугыш башлый. Сугышта катнашырдай һәркем фронтка, илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә китә. Күпме гаиләгә зур кайгы килә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта  миллионлаган солдатлар һәлак була, ата-ана баласын, хатын-кыз ирен, балалар аталарын югалта, ятимлек ачысын татып үсә. Бу еллар илебез тарихында кара хәрефләр белән язылган.

Митингта якташларыбыз рухына һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Мәңгелек ут исә солдатларның данын, батырлыгын  бүген дә үзендә саклый.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев