Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында Аллаһның тагын бер изге йорты - Тынычлык мәчете ачылды.

Җомга якынлашканда Сабалылар мәчет янына җыелдылар. Бер-берсе белән баш кагып, Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү! - диеп хәл белештеләр. Мәчет бик муллык, байлык белән салынган.

Урам яктан нурлар сибеп тора, эченә керсәң җәннәт кебек. Мәчетне аятьләр укып Камолов ачып җибәрде. Тантанага Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та килгән, аның әйткән сүзе йөрәкләргә үтеп керә. Халык аны йотлыгып тынлады. 

Аннары сүз Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закиржановка бирелде,ул бирегэ жыелган халыкны шушындый зур,шатлыклы бәйрәм белән тәбрикләде һәм Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановның бүләген тапшырды.

Шулай ук  Кукмара районы Туеш авылы имам -хатыйбы Айрат хәзрәт Шафигуллин, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт  Әхмәтов, Байлар Сабасыннан Тахир Шәрәфиевлар сүз алды. Тахир Габдрахманович үзенә бүләк итеп бирелгән чапанны Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Галимҗановка кидерде.

Дин әһеле Илдар хаҗи Яхья Сабалыларга иң изге теләкләрен җиткереп, элекке еллардагы кебек 4 мәчетле Саба булып яшәсәк иде,- диеп теләде.

Җомга җитте, мәчетнең имам -хатыйбы Илнур хәзрәт Галимҗанов бар халыкны жомга намазына дәште, ир-атлар төп залга, хатын-кызлар кече залга кереп намазга басты. Изге догадан соң аларны сый-нигьмәтле өстәл каршы алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев