Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасы егете Моталлапов Ленар Миннефәрит улын соңгы юлга озаттылар

Ленарны соңгы юлга озатырга бөтен Саба халкы җыелды.

Байлар Сабасы егете Моталлапов Ленар Миннефәрит улы Украинада бара торган махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән иде. Ил алдына килеп баскан коточкыч зур фаҗига алдында тез чүкми, киләчәк тормышның ямьле һәм матур булуы өчен көрәшкә кузгала ул.

Ленар Миннефәрит улы сугышта үзен чын батыр итеп күрсәтә, взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. 89547 хәрби частенда һөҗүмче була. Сугыш - сугыш инде. Ул үлем өчен аяусыз. Дошман мәкерле һәм аның кулыннан ычкынып та булмый. Үзенең хәрби бурычын үтәгән вакытта, 2024 елның 24 мартында батырларча һәлак була. Ленар Миннефәрит улы Ватан боерыгын ахырына кадәр намус белән үти, юкка түгел, ул үз Ватанының, үз халкының мәнфәгатьләрен яклый. Ленарны соңгы юлга озатырга бөтен Саба халкы җыелды. Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов, РФ салым инспекцисенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закировлар чыгыш ясады.

Ленар Миннефәрит улы намуслы, Ватанга тугры кеше үрнәге булып мәңгегә күңелләрдә калачак. Сүзләр белән генә йөрәктәге куркыныч яраны дәвалау мөмкин түгел. Аның турындагы якты хатирәләр, аның никадәр намуслы һәм лаеклы яшәгәнлеге һәвакыт үлемнән көчлерәк булачак. Тормышта лаеклы урын алып яшәде ул.

Ленар Саба авылы егете. Ул яшьтән көчле, энергияле, туры сүзле, ярдәмче булып үсте. Нырты кызы Резеда белән матур гаилә корып, 3 кыз бала үстерделәр. Рәзинә, Зәринә, Мәрьям укуда тырыш, тормышта намуслы балалар булдылар.

Бу авыр минутларда Ленарның әти-әнисе, гаиләсенең авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ул безнең күңелдә курку белмәс Герой булып истә калачак.

Ленар Моталлаповның җәсәде Байлар Сабасы зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев