Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсендә истәлекле зур чара узды.

«Татарстан республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» вәкилләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Юнармия» Саба иҗтимагый яшьләр оешмалары вәкилләре белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Зарничка» беренче район хәрби-спорт уены оештырды.

Хәрби-спорт уены «Зарничка» да 9 балалар бакчасыннан командалар катнашты. Уен ике өлештән торды: 
 
- хәрби җыр конкурсы. 
 
- Хәрби - спорт уеннары һәм эстафеталар. Шулай ук балалар өчен хәрби - кыр кухнясы да оештырылды. 
 
Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасының «Орлята» командасы хәрби җыр бәйгесендә 3 нче урынны, ә хәрби - спорт уенында «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев