Бадминтон буенча укыту-күнекмәләр булдыру җыеннары
1 августта Саба -Аренада бадминтон буенча укыту-күнекмәләр җыеннары башланды.
Д.Л. Волков җитәкчелегендәге бөтен бадминтон тренерлар штабы спортчыларны яңа сезонга әзерләү буенча эш башлый. Җыеннар техник-тактик һәм махсус физик әзерлеккә юнәлтелгән. Саба, Килдебәк һәм Тимершыктан 50 яшь бадминтончы булачак ярышларга әзерләнә. Җыеннар 17 августка кадәр дәвам итәчәк, аннары спортчылар Саратов шәһәрендәге Россия күләмендәге ярышта катнашачак, анда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип өметләнәбез!
Саба районы рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев