Азат һәм Алсу Фазлыевлар: "Кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең..."
Вакыт туктамый, алга чабуын дәвам итә. Менә инде Азат Фазлыевның әнисе Зөлфирә апаның арабыздан киткәненә дә 40 көн булган. Ул ахыргача яман авыруга каршы көрәште. Якыннары да, аны бөтенләй белмәгән чит кешеләр дә яхшыга өметләнде, әмма, кызганыч, булмады... Азат Фазлыев күңелендәге авыр хисләре белән уртаклашып болай ди:
"Яшисең килде... Яшәтәсе килде, әни! Сагындырасың. Көннән-көн ныграк. Кайгыдан бер дәва да юк, бераз онытылыр өчен генә эшкә чумабыз. Шулчак, эш вакытында, бөтенләй онытылып китеп: "Бу атнада әти-әни янына кайтып килергә кирәк... Болай итәсе, шулай итәсе бар. Хәзер әнигә генә шалтыратып алыйм әле". Һәм кул телефонга үрелә, әнинең номерын эзлисең... Ә номеры бар, аны алып куярга берничек тә батырчылык итә алмыйм.
Шалтыратыр идем, рәхәтләнеп сөйләшер идек. Сөйләшкән саен теләкләреңне теләр идең, ә синең олы йөрәгеңнән алар ташып тора иде", - ди.
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- LiveJournal
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев