Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айсылу Габдинова: “Илфак абыйның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде”

Айсылу күпләргә "Алабута" җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны. Габдиновлар гаиләсе Айсылуга 4 яшь чакта Уфадан Казанга күченә. Әтисе Айдар - җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Әнисе Зилә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Айсылу ике энесенә үрнәк апа: олысы Ильяс -...

- Җыр юнәлешендә китәчәгемне туганнан бирле белә идем, - дип башлады сүзен Айсылу. - 7 яшемдә музыка мәктәбенә укырга кердем. Әтием иҗат кешесе булгач, балачагым концерт-театрларда узды.

- Илфак Шиһапов синең продюсерың иде. Ничек таныштыгыз?

- 2015 елда, бер тапшыруда. Безне янәшә утыртып, икебезгә бер микрофон бирделәр. Шул микрофонны бүлешә-бүлешә сөйләп, танышып киттек. Илфак абыйның үзенә җырчы эзләгән чагы иде: "Җырлавыңны ошаттым. Синең кебек профессиональ тавышлы җырчы эзлим", - диде. Шул ук көнне "Вконтакте"да безнең бергә төшкән фотоны элеп: "Супер! Таптым!" дип язып куйды.

- Сезнең турыда имеш-мимешләр дә йөрде...

- Илфак абый - укытучым. Сәхнәдә һәр адымым аның тарафыннан ныклап уйланыла иде. Аны акча кызыксындырмады. Ул бөтен барлыгын биреп эшкә чума иде. Хәтта төн уртасында да: "Айсылу, бер идея килде!" - дип шалтыратырга мөмкин. Ул һәрвакыт миңа: "Син беренче булачаксың, мин сиңа моны вәгъдә итәм!" - дип кабатлады. Безнең проект белән янып йөрде. Хәтта үзе сәхнәгә чыгарга теләмәсә дә, халыкны кызыксындыру өчен минем сольный концертымда чыгыш ясады. Безнең яздырылган ике дуэт та бар. Тиздән сез аның берсен ишетерсез һәм күрерсез. Ә инде имеш-мимешләргә килгәндә, Илфак абый безнең гаилә дустыбыз иде. Әтием белән дә аның уртак проектлары булды. Ул миңа шаярып: "Әгәр без синең белән эшләмәсәк, мин синең әтиең белән эшләячәкмен", - дия иде. Илфак абый бик ачык, гел тормышка ничектер җиңел, оптимистик рухта карый торган кеше иде. Тәүлек буе телефоны тынмый, һәрвакыт кем белән булса да аралаша. Үз проблемалары күп булса да, башкаларга ярдәм итәргә омтылды. Бервакытта да "юк" димәде. Югары белеме булмаса да, күпне белде. Мин аны "аяклы энциклопедия" дия идем. Илфак абый кофены бер утыруда 10 чынаяктан да ким эчми, ә яраткан ризыгы - ит белән кәбестә салаты иде.

- Төшеңә кермиме?

- Күптән түгел төшемдә күрдем. Бик бәхетле иде. Минем хәлләрне сорашты, тынычландырды. "Все будет хорошо, кызым", диде дә, ниндидер яшел аланга чыгып китте. Илфак абыйның үлеме күңелемдә төзәлмәслек яра булып уелып калды. Ул киткәч, озак вакыт аның турында интервью бирерлек халәттә булмадым. Аның үлеменнән пиар ясыйсым килмәде. Аның чынга ашмаган хыялы да калды: Алтайга барып, дала буйлап йөрергә тели иде ул.

- Хәзерге продюсерың - Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлегең ничек башланды?

- Рифат абый белән Илфак абый дуслар иде, гел аралашып тордылар. Былтыр мин Ваһапов фестивалендә катнашып, беренче урынны алдым. Шунда Рифат абый белән таныштым. Ул мине үз канаты астына алды, аңа бик рәхмәтлемен.

- "Кайнар хит" тапшыруына ничек килдең?

- Башта балалар тапшыруын алып бардым. Худсоветта мине күреп алып, "Кайнар хит"ның кастингына чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, мине сайлап алырлар дип уйламадым. Кызык өчен генә барган идем, үттем. Миңа шалтыраткач, куркып калдым: туры эфир, тәҗрибә юк. Ләкин Илфак абый шунда: "Айсылу, бу синең өчен бик кирәк. Син булдырачаксың", дип, барырга кушты. Беренче эфирга минем белән барып, миңа булышты.

  • "Кадерле әти-әнием белән"

- Казанда узачак концертларга ябыгырга уйлагансың. Үзеңнән канәгать түгелме әллә син? Ябыгу процессы ничек бара?

- Телевидениядә эшлим бит, ә телевизор авырлыкны 7 килога арттырып күрсәтә. Шуңа да кайчак үземне зуррак итеп хис итәм. Бераз ябыксам, начар булмас дип уйлыйм. Диетага утырдым. Рәнис белән ярыша-ярыша ябыгабыз.

- Матурлык салонында еш буласыңмы?

- Айга бер - тырнак, чәчемә "полировка" ясатам.

- Кияүгә чыгу турында уйланасыңмы?

- Ул хакта мин түгел, күбрәк әбием уйлый. Авылга кайтырга ояла башлармын инде озакламый. Дусларым арасында гаиләлеләр күп, аларга сокланам. Үземнең зур гаиләм булуын телим. Йөргән егетем юк, әмма миңа бераз гына вакыт кирәктер әле.


dt04YrZHTp8.jpg


- Ирең нинди өлкәдән булырга тиеш?

- Җырчы булмасын. Гаиләдә икең дә җырчы булса, ниндидер каршылыклар килеп чыгадыр ул. Белмим, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

- Дусларың күпме?

- Эстрадада дуслар юк һәм була да алмый дип уйлыйм.

- Ә иҗатташ коллективың?

- Аларны дуслар дип санамыйм, әйткәнемчә, без - бер гаилә. Шушы көннәрдә Себер якларыннан гастрольдән кайтып төштек. "Ваһапов фестивале йолдызлары" безне тагы да якынайтты.

Yjlhzf44rWU.jpg
(Әтисе белән)

- Холкың нинди?

- Турысын әйтәм. Үзем дә арттан сөйләгәннәрен яратмыйм. Бәлки "железная леди" булып тоеламдыр, әмма эчемнән нечкә күңелле, йомшак кеше мин. Бик аз кешегә генә ачылам.

- Продюсерсыз эшли алыр идеңме?

- Юктыр. Беренчедән, хәзерге заманда бөтен нәрсә коммерция, акчага килеп терәлә. Яшь җырчыларның андый мөмкинлекләре юк. Мөмкинлегең булса да, аны дөрес итеп иҗатыңа кертә белергә кирәк. Бу яктан продюсерның тоемлавы көчле. Икенчедән, җырчы иҗат итәргә, ә продюсер үз эше белән шөгыльләнергә тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев