Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты суд каршына басты

Депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләйманов бүген суд каршына басты. Эшне Татарстанның Лаеш районы суды тикшерә башлады.

Фаҗига 2020 елның 7 февралендә булган иде. Тикшерү барышында ачыкланганча, вертолет белән идарә иткән вакытта пилот куркыныч һава шартларын исәпкә алмаган һәм планлаштырылган маршрутны дәвам итәргә булган. Биеклекне киметкәндә, ул аны контрольдә тотмаган һәм вертолет Куйбышев сусаклагычы бозына егылып төшә.

Тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар үткәрделәр һәм кирәкле исбатлау базасын җыйдылар. Хөкем ителүче үз гаебен таный, аңа саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеп белдерелгән.

Сөләйманов эшне аерым тәртиптә карау үтенечен белдерде.

Бүген процесста гаепләү нәтиҗәсен укырлар дип көтелә, шуннан соң суд шаһитлардан сорау алу эшенә керешәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» BELL-407 вертолеты һәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә депутат Айрат Хәйруллинның һәлак булганлыгын хәбәр иткән иде.

Очыш Алексеевск районының Левашово авылыннан Лаешка кадәр Чулман акваториясе өстеннән маршрут буенча узарга тиеш булган. Һәлакәттә вертолет тулысынча җимерелгән, «Эдельвейс Корпорейшен» АҖ компаниясенә 125 миллион сумнан артык зыян килгән.

 

Фото: Елена Сәлахова

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев