Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Айдар Галимов: «Очсыз әйбер сатып алырга мин ул кадәр бай түгел»

- Шоппинг - яраткан шөгылем түгел. Тик шулай да, чит илгә барсам, сәүдә үзәкләрендә рәхәтләнеп үземә кирәк әйберне эзләп йөри алам. Кыскасы, мине танымаган урында үземне иркен тотып, бер бутиктан икенчесенә керү - менә ул шоппинг.

Гардеробны еш алыштырмыйм. Сүз концерт киемнәре хакында бармый. Сәхнә өчен кием җыю гадәте 90нчы еллардан соң канга сеңеп калган. Ул чорда безнең илдә ул кадәр ис китәрдәй кием юк иде, шуңа кайда барсам да, башта кием эзли иде. Зилә әле дә шаккатып: «Син тагын тормыш өчен түгел, ә сәхнәгә кием алгансың»,- ди.

Киемдә минем өчен иң мөһиме аның сыйфаты. Кем әйтмешли, очсыз әйбер сатып алырга мин улкадәр бай түгел. Әллә нинди брендлар җанатары да түгелмен. Кием сайлауда хатыным үрнәк булып тора.
Яраткан һәм кадерле киемнәремә килгәндә, аларның берсе - солдат кителе. Ул өемдә эленеп тора. Аңа карыйм да, уй-хатирәләргә чумам. Тагын берсе - 90нчы елларда Нью-Йорктан алып кайткан концерт костюмы. Ул дәвер өчен әлеге костюм могҗизага тиң иде. Мин аны Америкада махсус концертлар киеме сатыла торган кибеттән алган идем, - ди Айдар Галимов.
Фото: proufu.ru


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев