Узган гасырның 90 нчы елларында Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов бергәләп иҗат иткән «Моңнар кайтсын авылга» дигән җыр белән олы сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айдар Галимов тиз арада халык арасында үз тамашачысын булдырып, иң популяр артистларның берсенә әйләнде.
Бер-бер артлы эчтәлекле, затлы, мәгънәле җырлары белән бөтен татар дөньясына зыялы җырчы...
Узган гасырның 90 нчы елларында Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов бергәләп иҗат иткән «Моңнар кайтсын авылга» дигән җыр белән олы сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айдар Галимов тиз арада халык арасында үз тамашачысын булдырып, иң популяр артистларның берсенә әйләнде.
Бер-бер артлы эчтәлекле, затлы, мәгънәле җырлары белән бөтен татар дөньясына зыялы җырчы итеп танылды.
"Абага", "Вакытларны булмый туктатып", "Әйтмә син авыр сүз", "Бәхет бит ул", "Яшәргә икән яшәргә" һәм башка җырлары тиз арада тамашачы күңелендә үз урынын тапты, концертларына халык ургылып йөрде. Бүген дә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, халык әйткәнчә, "күз өстендәге каш" кебек: Россиянең кайсы төбәгенә барып чыкса да, зал тулы тамашачы каршы ала, чәчәк бәйләмнәренә күмә. Россиядә генә дип әйтү дөрес тә булмас, чирек гасыр иҗат дәверендә җырчы Үзбәкстан, Финляндия, Латвия, Эстония, АКШ, Төркия, Казахстанда гомер итүче милләттәшләребез белән берничә тапкыр очрашып, үзенең җыр-моңнарын бүләк итте. Аның репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 500дән артык җыр бар. Шуларның дистәдән артыгы татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.
Айдар Галимов тирән фикерле, зыялы, халык ышанычын аклаган шәхес тә. Ул Башкортстан Дәүләт корылтае депутаты. Иҗат планнары, тормышка, гомумән бүгенге вазгыятькә карашы турында җырчының үзеннән сорыйк.
- Айдар, менә син инде берничә дистә ел татар эстрадасында. Бүгенге көн эстрадасы белән син аңа аяк баскан чор арасында аерма бармы?
- Әлбәттә, аерма бар. Мин сәхнәгә аяк басканда, без бөтенләй башка илдә яши идек. Башка халәт, башка тамашачы, башка сәяси ситуацияләр. Милли үзаң дигән төшенчәнең күтәрелгән чагы - халык ургылып концертларга йөри. Хәзерге кебек зур таләпләр дә куймый, ярата, бәяли, шул ук вакытта гафу да итә белә иде. Еллар тиз үтте, заман да тиз үзгәрде, үзебез дә. Егерме беренче гасырга күчтек, хәзер ил дә башка, тормыш кыйммәтләре дә, хәтта законнар да. Әлбәттә, ул үзгәрешләр эстрадага да кагылмыйча калмады. Без дә кайдадыр вакландык, очсызландык, кайдадыр матурландык, кыйммәтләндек. Гомумән алганда, элек артист белән тамашачы арасындагы мөнәсәбәт булсынмы, җырны башкару, җырны сайлау булсынмы - барысында да без эчкерсезрәк, күңел белән, йөрәк белән эш итә идек. Заман исә хәзер үзе башканы таләп итә. Күп нәрсә сатыла һәм алына.
- Синең беренче сайлаган һөнәрен башка: автотранспорт техникумында укыгансың, аннан юридик уку йортында белм алгансың. Ә үзең бөтенләй икенче юлдан - эстрада юлыннан киткәнсең. Дөрес, уңышларың зур. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов дигән җырчы - тамашачының яраткан җырчысы. Шулай да, "башта сайлаган белемемне куллансам, тормышта уңышларым тагын да күбрәк булыр иде", дип уйлаганың юкмы?
- Беләсеңме Гөлназ, язмыш дигән төшенчә бар һәм аннан беркем дә, беркая да китә алмый. Мин үзем дә җырны хобби гына булыр дип уйлаган идем. Шулай бит ул: син бер төрле уйлыйсың, ә язмыш үзенчә хәл итә. Ул хобби тулысы белән мине үзенә алып кереп китте, гомерлеккә үзенеке итте. Беркайчан да үкенгәнем юк! Әнием: «Һәр кеше үз урынын тапса гына бәхетле була», - ди. Мин үземне бәхетле дип саныйм, шушы урында кирәк икәнемне, булдыра алганымны тоям. Алдагы уку йортларында алган белемнәрем дә эстрадада ярдәмгә килә, алар кирәк булган.
- Айдар, син Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутаты да. Депутатлыкка кереп китү нәрсә белән бәйле булды?
- Сәхнә үзе бер трибуна бит инде ул. Җырчы кеше микрофон тотып сәхнәдән ниндидер фикер әйтә ала икән, димәк инде ул сәясәтче. Рәсми төстә ул исем бирелмәсә дә. Депутатлыкка барырга дип тәкъдим булгач, озак кына уйлагач ризалаштым. Карьера өчен дә, исем өчен дә түгел иде бу адым. Җырларымны тыңлаучылары - алар сайлаучыларым да - миңа ышаныч белдерделәр. Аларның ышанычларын тойдым һәм акларга тырыштым. Бу юлны мин үтәргә тиеш булганмындыр. Элек җырчы эше - бер юл, депутатлык - икенче юл дип уйлый идем. Икесе арасында кайсына барып бәрелергә белмичә йөргән чакларым булды. Шуннан мина бер танышым: «Син аны ике юл дип түгел, бер юнәлеш дип кара», - дип киңәш бирде. Уйлап карасаң, болар дөрестән дә бер-берсен тулыландыра торган бер үк миссия. Аннан соң тагын бер кешенең фикеренә колак салдым. Дустым да, киңәшчем дә, тәнкыйтьчем дә булган Роберт абый Миңнуллин миңа: «Җырчының да, депутатның да кулында шул бер үк микрофон инде», - диде шаяртып.
- Синең репертуарында "Берләшик" дигән шәп җыр бар. Ул халкыбызга бер милләт булып берләшергә көч, куәт бирә торган гимн да кебек. Син - Татарстан белән Башкортстанның уртак җырчысы, бу җырны төрле сәхнәләрдә башкарасың. Кайда, ничек кабул итәләр бу җырны?
- Төрле җирдә төрлечә. Яхшы хәтерлим, 1995 елны Үзбәкстанга гастрольләргә бардым. Ташкент уртасындагы "Төркестан" залында чыгыш ясар алдыннан спецхезмәткәрләр килде дә: «Репертуарыгызда "Берләшегез" дигән җыр бар икән, шуны алып ташлагыз», - диделәр. Ташкентта мин бер түгел, алты концерт бирдем. Алдагы концертларда ишетеп, махсус оешмага җиткергәннәр димәк. Ул елларда «берләшик» дигән сүз аларга кирәкми иде. Яңа гына СССР таркалган, аларның кабат берләшергә теләкләре юк. Бу җырны кабат берләшергә өндәү дип уйлаганнар. Бу җырны Мәскәүдә «Россия» концертлар залында да, Санкт-Петербургта да җырлаганым бар: бер ягымда - татар кызы, икенче ягымда башкорт кызы басып тора иде. Җырның эчтәлеге бу милләтне күтәрик, бу милләтне төшерик дими. Башка халыклар белән бергә татарлар берләшик, башкортлар берләшик, проблемаларн күтәрик, чишү юлларын эзлик, бер-беребезне хөрмәтлик, кадерлик дигәнне дә аңлата, дип уйлыйм мин. Нинди мәгънә саласың бит? Кем ничек кабул итә?
- Элекке заман белән чагыштырганда, бүген үз репертуарыңны булдыру авыррак, миңа калса.
- Хәзер җыр белән проблема юк. Алар шул тиклем күбәйде, арасыннан сайлап алуы кыен. Элек җырлар азрак та булгандыр, күңел белән дә язылгандыр, күңел белән сайлангандыр, җырлангандыр. Ә хәзер: «Хит булырмы бу, юкмы? Халыкка барып җитәрме? Аранжировканы ничек ясарга? Халыкны ничек шаккатырырга?» - дип уйлыйбыз ахрысы. Һәм еш кына... шаккатыра алмыйбыз. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр бит. Ә без, кайчакта йөгереп барганда гына эләктереп алып җырны халыкка җиткерәбез. Заман шундый - ашыгабыз. Бер шәһәрдә яшәгән дуслар белән дә күрешергә вакыт тапмыйбыз. Үзебезгә зур максатлар, яулап алынмаслык үрләр билгелибез. Һәм шуңа ашыга-ашыга үрмәлибез.
- Соңгы ел татар дөньясына бик зур югалтулары белән тарихка кереп калыр инде. Мәдәният, сәнгать өлкәсен алсак та шулай. Әлфия апаны, Хәнияне, тагын бик күп зыялыларыбызны соңгы юлга озаттык...
- Беренче тапкыр Хәния турында сиңа җавап бирәм, Гөлназ... Мин әле һаман эндәшмичә йөрим, чөнки ышанмыйм. Югыйсә Тәтешледә соңгы юлга озатып та калдым. Әле дә күз алдымда: кояшлы көн, урам тулы халык. Халык шок хәлендә. Хәниянең җыры яңгырый. Җәсәден кап-кара машинага куйдык. Кара машина таудан түбән төшеп китте дә югалды - Хәнияне мәңгелеккә бездән алып китте. Мин шунда, һич яшермим, күз яшьләремне тыя алмадым. Аның юклыгына ышанасы килми! Каяндыр килеп чыгар кебек... Тавышын ишетәм, еш кына төшләремә керә Хәния. Аның юклыгын күңелем кабул итми... Хәниянең һәр туган көнен матур итеп сәхнәдә үткәрә идек. Киләсе туган көндә, кабат Хәниягә кагылышлы концертта катнашып, аның юклыгын аңлармын бәлки. Әлегә аңлыйсым килми. Замандашым, бер юлдан атлаган, бергә шатланган, кайгырган, эчкерсез дус булган кешеләремнең берсе иде ул.
Әлфия апаны, Вәсилә Фәттәхованы, Илфак Шиһаповны бер-бер артлы югалттык. Вәсилә бигрәк яшь килеш китеп барды. Күз алдымда сәхнәгә аяк баскан җырчыларның берсе иде. Аны югалтуны да бик авыр кичердем. Вәсиләнең җырларын радиодан бирә башласалар, тыңлый алмыйм... Ә Хәниянең җырларын биргәндә, ышанып бетмәгәнгә микән, элеккегә караганда да игътибарлы итеп тыңлыйм. Казанга барырмын да, аның белән күрешермен кебек иде. Бардым Казанга, очраша гына алмадым...
- Айдар, синең һәрбер концерт программаң бер тема астында театральләшкән тамаша булып уза, аңа ниндидер мәгънә саласың. Быел Казанга алып килә торган тамашаңны ничек дип атадың?
- Быелгысын "Хыял" дип атадым. Уйлап карасаң, ул үз эченә күп нәрсәне сыйдыра. Аны бәлки бер җыр белән, бер концерт тамашада чагылдырып та бетереп булмас. Хыял бит күңелләргә кечкенәдән салына. Без хыялланып үскән, хыялларга омтылган буын. Максатлар куюыбыз, үрләргә омтылуыбыз шуннан киләдер. Концертыма килгән тамашачыны хыял иленә чакырам. Залда утырган халык аны үзенчә кабул итәчәк, үз хыялларын да кушып җибәрәчәк. Кеше хыяллана белә икән, димәк ул яши, тормыш дәвам итә.
- Иҗат кешесенә гаиләне булдыру һәм саклап калу җиңел түгел. Гаилә учагын саклауда хатын-кызның роле зур дип әйтсәм, килешәсеңме?
- Әлбәттә. Бигрәк тә иҗат кешесенең, безнең кебек өйгә кайтып кермәгән ир-атның гаиләсендә. Хатыннарыбызга Ходай сабырлык бирсен. Беркөнне Фидан абый Гаффаров турында тапшыру карадым. Фидан абый янында хатыны Фәридә апаның барлыгын ишетеп белә идем, күргәнем юк иде. Аның нинди акыллы, зирәк хатын икәнен аңлау өчен бер җөмләсе җитте. "Фидан бит ул халыкныкы. Ул - зур кеше, талантлы шәхес. Талантлы кеше, иҗат кешесе исә азат булырга тиеш", - диде. Хатыным Зилә турында ни әйтим... Андагы сабырлыкка, ихтыяр көченә сокланам. Балаларны ул үстерде. Иң мөһиме, ул әти авторитетын читкә куймады. Анысы өчен дә рәхмәт аңа.
- Гастрольләрдә йөреп балалар үскәнен күрми дә калгансыңдыр шул...
- Дөрес әйтәсең, Гөлназ. Кызларымның, бигрәк тә олы кызымның үскәнен бөтенләй күрмәдем. Улыма хәзер унике яшь, аның янында күбрәк булырга тырышам. Оныгыбыз Сафия тугач, кабат яшьлеккә кайткан кебек булдык. Элеккеләр «Баланың баласы балдан татлы» дип әйтәләр иде бит. Хәзер нигә шулай әйткәннәренә төшендем инде.
- Айдар, син үзең әти, үзең картәти, шул ук вакытта син бала да.
- Юбилеемны уздырганда сәхнәдән: "Мин бүген иң бәхетле кеше. Шушы яшемә җитеп, бәхетем белән уртаклашучы әти-әнием залда утыра", - дип горурланып, шатланып әйттем. Аларга багышлап җыр җырлап, мәртәбәле кунаклар, коллегалар, туганнар, тамашачылар алдында залга төшеп чәчәкләр тапшыру нинди зур бәхет!
- "Айдар Галимов үзенең туган ягы Миякә районында Сабан туе оештырган", "Айдар Миякә районында яшьләр арасында футбол, ярышлары уздырган"... Тагын бик күп шундый хәбәрләр интернет челтәрләрендә еш күзгә ташлана.
- Монда мактанып утырсам, дөрес булмас. Андый хәбәрләр ишетелә икән, мин бик шатмын. Яратам туган ягымны, еш кайтам. Әти-әнием исән-сау, алар тарта, туган нигез тарта. Син әйткәнчә, алар исән булганда - мин бала. Икенче ягы да бар. Тагын шул депутатлыкка барып тоташа. Мине икенче тапкыр якташларым, ышаныч күрсәтеп, депутат итеп сайлады. Депутат булганчы да шул эшләрне эшли идем. Күңел кушканга! Ә депутатлык туган як белән араларны тагын да ныгытты. Төрле бәйрәм чараларына да, проблемалар хәл итәргә дә чакыралар. Концертлар белән дә еш кайтам. Мин аларны күп очракта хәйрия концертлары итеп уздырам. Шулай булырга тиеш дип уйлыйм. Мин моны зур геройлык дип түгел, бурыч дип саныйм.
- Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов... Сез өчегез дә Башкортстан җирендә канат ныгыткан шәхесләр. Татар эстрада тарихында үз эзен калдыручы җырчылар арасында, әйткәнемчә, синең исемен югары урында. Ә бүген син үзең җырчы Айдар Галимовка нинди бәяләмә бирер идең?
- Салават, Хәния белән бергә атласам да, үз урынымны белеп, гел аларны үрнәк итеп, хөрмәт итеп яшәдем һәм яшим. Мин һәрвакыт әле барысы да алда, барысы да башлана гына дип уйлый идем. Һаман нәрсәгәдер омтылырга кирәк, ә мин башламадым да кебек иде. Баксаң, 50 яшькә килеп тә җиткәнмен... Сизелмәгән. Һаман әле күп нәрсәгә өйрәнәсе бар кебек. Күп нәрсәгә әле тотынмаганмын да - нәрсә эшләп йөргәнмендер? Бүген мин үзене тулысынча камилләшкән, үзенең югарылыгына менеп җиткән җырчы дип санамыйм. Кызганыч, әле күп хыяллар тормышка ашмаган. Мин әле дә дәресләр алам, өйрәнәм. Яшисе дә, яшисе, эшлисе дә, эшлисе әле.
- Газета укучыларга әйтергә теләгән теләкләрең нинди булыр?
- Катлаулы чорда, буталчык заманда яшибез. Безгә беркайчан да җиңел булмагандыр... Шулай да бирешмәскә, бердәм булырга, бер-беребезне күрә белергә, җылы караш, матур сүзне җәлләмәскә, бер-беребезне мактарга кирәктер. Кайдадыр рәхмәтле, кайдадыр горур була белсәк иде.
---
Матбугат.ру
Нет комментариев