Авылларыбызда үзарасалым республика программасы максатчан тормышка ашырыла
Соңгы дистә елда халык авылларында баручы төзекләндерү эшләренә куанып яши. Районыбызның 3 авылны берләштерүче Шекше җирлегендә дә халыктан җыелган үзарасалым акчасына зур эшләр башкарыла.
Әйтик, агымдагы елда Шекше авылында Пионер тыкрыгы урамында Сардинка елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер төзегәннәр. Хәзер авылның икенче урамына кыска юлдан гына да йөрергә мөмкин. Мәктәпкә дә якын. Авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов күпер юлын яктырту өчен әле багана уты да куйдыру теләгендә булуын әйтте.
Алан Елга авылында исә Комсомол урамы башында 100 метр җиргә юлга вак таш түшәлгән. Юл бигрәк тэ урам читендәрәк яшәүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән.
Җирлеккә керүче Сәрдә авылында да бүгенге көндә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Үзарасалым акчасы быел да юлларны рәтләүгә тотылган. Авылның Гагарин урамы тыкрыгына 120 метр вак таш җәелеп халыкка чиста юлдан йөрү мөмкинлеге тудырылган.
Сәрдә авылында иганәчеләр ярдәме белән табигать байлыгы булган чишмәне менә шулай искиткеч матур итеп төзекләндергәннәр.
Гомумән, 3 авылда 830 кеше яшәүче җирлектә бүгенге көндә яхшы мәчетләр, кибетләр, мәктәп, балалар бакчалары, клублар гөрләп эшләп тора. Йорт-җирләр таза, урамнар, юллар төзек. Тормышның ямен тоеп, кадерен белеп рәхәтләнеп яшисе генэ. Ил-көннәребез генә тыныч булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев