Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылдашлары ярдәме белән картлар йортына китми калган Фәндәлия ханым: «Бу көннәрне күрермен дип уйламаган идем»

Актаныш районының Колын авылында яшәүче 75 яшьлек Фәндәлия апаны, гомер иткән йорты яшәрлек хәлдә булмагач, картлар йортына җибәрәсе булалар. Мәрхәмәтле авылдашлары аны алып кала. Ничек итепме? Яшәргә яраклы йорт табалар да аны шунда күчерәләр. Бу эштә аеруча Иске Айман җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтхановның өлеше зур була.

– Фәндәлия апа  ялгызы гына яши. Өе дә бик искергән иде инде. Хәтта җимерелү куркынычы да бар иде. Нигә аңа фатир бирмисез, дип тә әйтүчеләр булды. Әмма физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен бушлай фатир каралмаган. Әгәр андый мөмкинлек булса, бирмәс идекме, – ди ул. – Ялгыз яшәгәч, өстәвенә авыру да булгач, без аңа һәрдаим ярдәм итәргә тырыштык. Иганәче дусларым аша да күчтәнәчләр бирә идек. Йортының начар булуы да бик борчыды. Дуслар белән бергә кечкенә генә бер йорт салып булмасмы, дигән идек. Әмма барып чыкмады. Ярдәм итәм дигән якын кешем кинәт үлеп китте. Мәшәкатьләр артты. Шулай итеп, Фәндәлия апага без авылдан башка йорт эзләргә булдык.

 

Алар Фәндәлия апа яшәгән йорт каршысындагы буш торган өйгә туктала. Ул йортта элек яшәгән Вәяфис абый күптән вафат икән. Хәзер ул йортка аның апасы Флүрә Сәрвәрова хуҗа. Җитәкчеләр Флүрә апа белән сөйләшә дә инде. Ә ул ике дә уйлап тормый, ризалаша.

 

– Рәхәтләнеп яшәсен. Ул йорт безгә кирәк түгел бит әле, – ди Флүрә апа.

 

Авылдашларга да бер эндәшү җитә. Иң элек алар, бөтенесе бергә җыелып, Вәяфис абый яшәгән йортны тәртипкә китерә. Кеше тормаган йортка төзекләндерү кирәк була.

 

– Авыл кешеләре белән йортның түбәсен алыштырдык. Акчаларны иганәчеләр дә бирде, авылдашлар да җыйды. Инде бар да тәртиптә дисәк, газ тоташтыру белән проблемалар килеп чыкты. Шуннан соң без электр казаны алып куйдык. Ул акчаны күп чутламый, өйне дә җылы тота. Бөтенебез бергә Фәндәлия апаны иске йортыннан күчердек. Күрше йортта яши башлавына 2 ай булды инде, – ди Марсель Әхмәтханов.

 

Авылдашларның күңеле шулкадәр киң була: алар хәтта яңа нигездә Коръән ашына кадәр уздыра. Матур, чиста, җылы, төзек йортта яшәүче Фәндәлия апа көн туган саен рәхмәтен укый. Үзен тәрбияләп торган социаль хезмәткәр Кифаяга, күршеләре Зиннур белән Эльвирага  да бик рәхмәтле ул.

 

– Сәламәтлегем мактанырлык түгел. Шөкер, авылыбыз фельдшеры ташламый үземне. Хәлемне белеп тора. Кирәк икән, дарулар бирә, укол ясый, – ди Фәндәлия апа. – Бу көннәрне күрермен дип уйламаган идем, мондый йортта яшәрмен димәгән идем инде. Флүрә Сәрвәровага, авыл җирлеге башлыгына, миңа ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәт. Үзләре дә рәхәт яшәсеннәр.

Фото: «Актаныш информ»

 

---
Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев