Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре! Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Авыл хуҗалыгы – илебезнең ышанычлы терәге булып тора. Байлыкта, муллыкта һәм сый-хөрмәттә яшәү, икътисадыбызның төпле нигезе һәрвакыт сезнең ныклы кулларыгыз, тырышлыгыгыз һәм намуслы хезмәтегез белән ирешелә. Туган җиребез, Ватаныбыз хакына көн-төн тырышып хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртеп җитештерү сәнәгате хезмәткәрләренә яңадан-яңа уңыш-казанышлар телибез! Алга таба да кайгыртучан азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре булып калуыгызны һәм тәмледән-тәмле ризык җитештерүегезне телибез! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев