Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең Саба районы делегациясе тантаналы чарада катнаша

Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

Ел саен октябрь аеның икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу уңайдан республикабызда әлеге хезмәт ияләрен Уңыш бәйрәмендә, тантаналы шартларда хөрмәтлиләр. 2025нче хезмәт елында бу чара бүген, 3нче октябрь көнендә, "Казан-Экспо" күргәзмәләр үзәгендә үтә. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кабул итә. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Миннеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г. Хәсәншин җитәкчелегендә Саба районы делегациясе дә әлеге тантанада катнаша.

 

Аның составында булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы А.Хәбибуллина, җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте директоры А.Билалов, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте директоры А.Зарипов, "Саба" җәмгыяте шоферлары Р.Хөсәенов, Д.Исмәгыйлев, "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчысы Х.Дәүләтшин, "Курсабаш" җәмгыяте тракторчысы Д.Акбиров, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы И.Дәүләтов, Агросәнәгать комплексы ветераны Ә.Фатыйхов һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы З.Мөхәммәтшин бүгенге тантана кунаклары. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен чын күңелдән Уңыш бәйрәме белән котлыйбыз! Ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз һәрвакыт мул булсын!

 

Авыл хуҗалыгында армый-талмый хезмәт куйган хезмәткәрләрнең уңышларына килгәндә, "Саба" җәмгыятеннән Рөстәм Хөсәенов үзенең КамАЗ машинасы белән 2025 елның урып-җыю чорында 7065 тонна ашлык ташыган, Дамир Исмәгыйлев КамАз машинасы белән 12353 тонна ашлык ташыган, амбар биләмәсендә 26155 ашлык күчергән, "Курсабаш" җәмгыяте тракторчысы Динар АкбировТукано-430 комбайнында 15760 центнер ашлык суктырган, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Илнур Дәүләтов ел әйләнәсе КУН-10 тракторы белән малларны азык белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркемгә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт! Барысына да сәламәтлек, тормыш иминлеге, хезмәтләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев