Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылында һәйкәл ачкан Айдар Галимовны аңламаганнар

- Безнең буыннар октябрят, пионер булгач, Беренче май бәйрәме безгә аеруча якын. Аның "Мир! Труд! Май!" лозунгы гына ни тора?! Әмма Җиңү көне - минем өчен тагы да мөһимрәк! Яңа ел, туган көннәр - алар барысы да минем өчен икенче планда, ди Айдар Галимов.

1945 елның 9нчы мае - яңа дәвер башланган көн. Бөек Җиңү дөнья масштабында совет халкына "җиңүче рухы" бүләк итте. Бөтен дөньяга сибелгән кардәшләебезне берләштерә торган көн ул!

Фронтовик оныгы буларак, җиңүчеләргә авылда һәйкәл ачуны күптән бурыч итеп куйган идем. Шөкер, изге эшне авыл җитәкчеләре белән берлектә башкардык.



Башкарган эшнең мөһимлеген аңламыйча: "Кирәкме сиңа шул һәйкәл?"- диючеләр дә булды. Ул миңа түгел, ул авыл халкына, әле үсеп килүче яшь балаларда патриотик рухны тәрбияләргә, батыр яугирләр истәлегенә, тарих өчен кирәк.
Һәйкәлгә аеруча әти-әнием шат. Әтинең әтисе сугышта хәбәрсез югалган, әнинең әтисе дә фронтовик, тән яралары алып, сугыштан соң авыртуларга күпме сыкрап яшәде.

Михнәтле сугышның нинди ачы булганлыгын ул сөйләгән тарихлардан ишетеп беләм. Әйткәндәй, картәтием вафат булгач кына, аның "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры икәнен белдек. Бу минем өчен зур горурлык! - ди җырчы.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев