Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Авылдан яшьләр кача... Нишлик? Эш хакын күтәрик!
Укуны тәмамлауга ук, эшкә урнашасыбыз килә, ә безне, тәҗрибәгез юк, дип кире кагалар. Торак һәм хезмәт хакы мәсьәләләрен хәл итмичә, яшьләрне авылда калырга кыстау, анда яшәргә ымсындыру авыр. Бу - Татарстан Дәүләт Советында студентлар яңгыраткан төп фикерләр. Алар Татарстан һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда авыл хуҗалыгы, химия, автомобиль...
Россия Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Сергей Жигарев яшьләр белән очрашуда аларны илнең киләчәге өчен җаваплы кешеләр дип бәяләде. Һәрбер кеше илнең үсешенә өлеш кертергә, аның яхшы якка үзгәрергә мөмкинлек биргән кануннар кабул итүдә катнашырга тиеш, дип белдерде. Ул күбрәк яшьләрне тыңларга кирәк, аларның Россиядәге бүгенге хәлләрне ничек күзаллавы, булган мәсьәләләрне хәл итү юлларын ничек күрүләре кызык, дип әйтте һәм яшьләргә сүз бирде. Студентлар исә артык тел яшереп тормады.
Яшь белгечләр эш эзләп тилмерә, ә предприятиеләр аларны эшкә алырга атлыгып тормый. Бу хакта Татарстан Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы, студент хезмәт отрядларының төбәк штабы җитәкчесе Ринат Садыйков сөйләде. "10 мең студент, Татарстанда эшләгән 423 предприятиенең җитәкчеләре арасында сораштыру уздырылды. Укуын тәмамлаучыларның эшсез интегеп йөрү сәбәпләрен җитәкчеләрдән сорадык. Сораштыруда катнашучыларның 75 проценты, тәҗрибәләре юк, дип җаваплады.
Җитәкчеләрнең бары тик 17 проценты гына яшь белгечләрнең белемнәреннән азмы-күпме канәгать. Респондентлар шулай ук яшьләрнең артык зур эш хакына өмет итүләрен тискәре яктан бәяли. Бу очракта нишләргә? Яшь белгечләрдә, билгеле, тәҗрибә юк. Әмма аларны азмы-күпме эшкә тартырга кирәк. Әгәр кеше төзүче белгечлеге ала икән, профильле хезмәт отрядларында тәҗрибә туплау бу мәсьәләне уңай чишәргә мөмкинлек бирер иде. Республикада да, Россиядә дә яшь белгечләрне эшкә урнаштыру юнәлешендә дәүләт программасы кирәк", - диде Ринат Садыйков. Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов, уфтанып, совет чорын искә алды. "Яшь белгеч армиягә киткән очракта, аны кире хезмәт урынында көтәбез, дип озаталар иде. Бүген бу юк. Ничәмә-ничә тапкыр аны кайтару турында мәсьәләне күтәрәбез, әмма очына чыкканыбыз юк", - диде ул. Сүз уңаеннан, яшьләрдән элеккеге кебек юллама белән эшкә урнашырга теләк бармы, дип кызыксындылар. Ринат Садыйков, сораштыруда катнашучыларның 32 проценты моңа каршы түгеллеген әйтте. Эшсез интеккәнче, каядыр барып эшләү хәерлерәк, диде ул.
Очрашуда авылдагы аграр тармак турында да сүз каттылар. Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина әйтүенчә, республикада 2020 елга кадәр авыл яшьләре өчен дәүләт программасы кабул ителгән булса да, хәл ителмәгән проблемалар кала бирә. Ул авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең түбән хезмәт хакы алуын әйтте. "Авыл яшьләренә ярдәм итү дәүләт программасы бары тик Татарстанда гына эшли. Бу - үзенә күрә бер күрсәткеч. Аның берничә максаты бар: яшьләргә файдалы һәм мөһим мәгълүмат белән ярдәм итү, социаль һәм икътисадый җаваплылыкларын арттыру. Сер түгел, авылларда яшьләрне калдыру авыр, шуңа күрә безнең эшчәнлек яшьләрдә авыл хуҗалыгы тармагындагы һөнәрләргә кызыксындыру уятуга да нигезләнгән. Моны балалар бакчасыннан ук башладык. Мәсәлән, балаларга мультфильмнар күрсәтелә икән, анда төп каһарманнар - терлек асраучылар, сыер савучылар, агроном һәм зоотехниклар, мал табиблары. Авыл тормышының кызык һәм керемле булуын мәктәп укучыларына һәм югары уку йорты студентларына да сөйләнә. Оста менеджерлар да, икътисадчылар да кирәк", - диде Миләүшә. Ул федераль үзәктә эшләүче депутатлардан "Авылда яшәүче яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" дәүләт программасына дигән финансларны арттыруны кайгыртуларын сорады. Йорт төзер, алыр өчен, яшьләр еллар дәвамында чират торырга тиеш түгел, диде ул.
Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат Ирек Богуславский: "Авылларга икътисадчылар түгел, ә акыллы икътисад кирәк. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә югары хезмәт хакларын түләүне таләп итәргә кирәк", - дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев