Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Август Татарстанда тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана

Июльнең соңгы көннәрендә һәм 1 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Природа

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада +36 градус эсселек, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. 29 июльдә көндез һава торышы үзгәрми.

Якшәмбе республика актив атмосфера фронтына эләгә. Көчле яңгыр һәм яшен көтелә, җил секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк.

Төнлә һава температурасы +17..+22 градус була. Көндез Татарстанның көнбатышында һава температурасы +26..+31 градус, көнчыгышта +36 градуска кадәр көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна тотрыксыз һава торышыннан башлана. Кабат яшен, яңгыр көтелә, һава температурасы +24..+29 градус, көнчыгышта +33 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/avgust-tatarstanda-totryksyz-hava-torysynnan-yangyr-ham-esselektan-baslana-5874231

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев