Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як ” җәмгыятендә яңа кулланылышка тапшырылган комплекс алга карап хезмәтне алып бара

Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек . Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Әлеге тармакта елның теләсә кайсы фасылында кызу эш өсте. Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як ” җәмгыятендә яңа кулланылышка тапшырылган комплексның эшчәнлеге белән танышып кайттык.

Яңа терлекчелек комплексы тау өстендә урнашкан. Комплекска менә дигән килү юлы да эшләнгән. Бөтен тирә юндә чисталык, матурлык. Тиздән ферма янына утыртылган чәчәкләр дә күзне иркәләячәк. 500 башка исәпләнгән комплекста җәйнең эссе көне булса да, чебен дә, ис тә юк. Куәтле вентиляторлар эшләп тора. Ферма мөдире Илгиз Галәвиев көн дәвамында биредә, һәр эшне контрольдә тота. Комплекска күчү хезмәт шартларын гына җиңеләйтеп калмаган, ул эш күрсәткечләрен дә сизелерлек яхшырткан.

«Бүгенге көндә биредә 350 баш савым сыеры бар. Биредә эшләү өчен генә түгел, маллар өчен дә бик уңайлы шартлар тудырылган. Ул шартлар чисталыктан башланып китә һәм матурлык белән төгәлләнә. Ассеминатор булып эшләүче Хоршид Абдуллаев хезмәтен бик зур җаваплылык тоеп башкара», — ди ферма мөдире Илгиз Галәвиев.

«Комплекста сыерлар өч тапкыр савыла. Сыер савучы хатын-кызлар савым төгәлләнгәннән соң һәр җирне чистартып юып чыгаралар. Савым сыерларда мастит булмавын да һәрчак контрольдә тоталар. Сыер савучы хезмәте җиңелләрдән булмаса да, хатын-кызлар сынатмыйлар. Авыр вакытларда бер-берсенә ярдәмгә дә киләләр,» — дип сөйләде ассеминатор Хөршид Абдуллаев. 


Динара Сабирова да сыер савучы эшенә ияләшкән, бу якларны да яраткан. Авыл хуҗалыгында кадрлар мәсьәләсенең дә кискен торуын әйтеп үтәргә кирәк. Читтән килүчеләрне хәзер һәр җирдә күрергә була. Шул ук вакытта авылда яшәүдән һәм эшләүдән тәм табучылар булуы да сөендерә. Нияз һәм Илназ Маликовлар, мәсәлән, бер хезмәттән дә курыкмыйлар. 
«Туган як» җәмгыятендәге әлеге комплекс тиз арада сафка баскан, файдалануга тапшырылган. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Корбангали улы иң элек башка хуҗалыклардагы терлекчелек комплекслары белән таныша, исәп-хисап ясый һәм төзелеш башланып китә. Икътисади яктан комплексның отышлы булачагына да ышаныч зур. Аның беренче нәтиҗәләрен дә күрә башлаганнар инде. 

Җаваплылыгы чикләнгән «Туган як» җәмгыяте җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов:
— Хуҗалыкта терлекчелек алга китсен өчен игенчелек тармагы белән дә ныклап шөгыльләнергә кирәк. Бу көннәрдә хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Җаваплылыгы чикләнгән «Туган як» җәмгыяте алга карап хезмәтне алып бара. Фермаларда мул продукция җитештерелә, кырларда печән игеннәр өлгереп килә. Җәйнең һәр көненең кадерен белеп эшлиләр биредә, — диде ул.

Фото: Гөлшат Галиәкбәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев