Җаваплылыгы чикләнгән Саба җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе игенчеләре быелгы язгы кыр эшләрендә дә сынатмыйча эшлиләр.
Җилле , коры һава торышы да ашыгуны таләп итә.
Атна башында алар язгы чәчүгә керештеләр.
Басу – авыл кешесе өчен тормыш , аннан башка ул яшәешне күз алдына да китерми. Басуларның кардан арчыла башлаганын да кызыксынып күзәтә ул , һава торышын да карап кына тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Саба ” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә язгы кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Бу атнада дүшәмбе көнне алар чәчүгә керештеләр. Иң элек Мамалай авылы янында 81 гектарлы басуда борчак чәчелсә , икенче көнне янәшәдәге 80 гектардан артык басуда берьеллык үлән чәчүне тиз арада башкардылар. Чәчү эшләре төгәлләнгән басуларны тиз арада Александр Востриков һәм Данил Исмәгыйлевлар катоклауга да керешәләр. Симәнә һәм ашлама ташуда 3 Камаз машинасы эшли.
Сатыш бүлекчәсе игенче –механизаторлары бу көннәрдә 200 гектарда арпа , 160 гектарда берьеллык үлән, 130 гектарда борчак һәм 20 гектарда солы чәчтеләр.
Хуҗалык игенчеләре алдында җирдә дым бар вакытта , агротехник таләпләргә туры китереп , язгы чәчүне кыска срокларда тәмамлау бурычы тора. Югары уңыш алу өчен игенче-механизаторлар көнне –төнгә ялгап , ике сменада эшлиләр. Хәзерге вакытта 200 гектардан артык мәйданлы басуда арпа чәчүгә керештеләр , шул ук вакытта борчак чәчү эшләре дә тәмамланып килә. Яшел хәтфәдәй тишелгән уҗымнар , офыкларга кадәр сузылган иген басуларына карап күңел сөенә. Вакытында шифалы яңгырлар явып, бәрәкәтле имин еллар булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев