Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җаваплылыгы чикләнгән Ак таш җәмгыяте директоры, Явлаштау авылында туып үскән Әхмәтов Газинур Абдула улын юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Газинур Абдулович!

Сезне юбилеегыз белән котлап сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен теләп калабыз.
Яратып эшләгән, җаваплы хезмәтегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.
Алыгыз сез бездән котлау сүзен
Шушы булсын олы бүләкләр
Тыныч тормыш белән шат яшәгез
Озын гомер-безнең теләкләр.
Иртән сызылып аткан алсу таңнар,
Олы бәхет алып килсеннәр.
Туар көннәрегез шатлык белән
Килер көннәрегез тынычлыкта
Бер кайгысыз,имин үтсеннәр.
Туган көнегез-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Хөрмәтле Газинур Абдулович!
Алдагы гомер елларыгыз бары тик шатлыклар гына алып килсен. Тормышның һәр мизгелен күркәм гамәлләр белән бизәп яшәгез. Ә иң мөһиме-сәламәтлек, алдагы көнгә ышаныч, күңел канатларына ныклык өстәүче тигез тормыш насыйп булсын сезгә. Балалар игелеге күреп, оныклар сөеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Тормыш каршылыкларына бирешмичә ныклы адымнар белән киләчәккә атлагыз. Һәрчак шулай кыю , сау-сәламәт, яшь күңелле, көләч йөзле булып калыгыз.Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев