Дус кызым Венера, мәктәпкә барганда миңа сер итеп кенә, шимбә көнне үзләрендә аулак өй буласын әйтте. Әтиләре Шаһи абзый - колхоз рәисе. Аларда әле аулак өйнең булганы юк икән. Зур, биек, дүртпочмаклы йорт. Өйдә бик зур мич, сәндерәләре дә бар. Сәндерә дигәне биек йортларда гына була иде. Гаилә ишле. Ләйсән...
Без көтеп алган шимбә дә килеп җитте. Шаһи абзый белән Фәрхениса түти, төпчекләре Раифны алып, атлы кошевка белән иртүк бер авылга кунакка киткәннәр. Аулак өйне Ләйсән апа үткәрәсе. Укудан кайткач мин дә аларга барам, алар янында чуалам. Венера, Фоатлар белән бергә уйнап үскәч, мине дә үз кешеләре кебек кабул итәләр. Кич җитүгә, Венера, Галия һәм мин сәндерәгә үрмәләдек. Караңгы төшүгә егетләр, кызлар да җыелыша башлады. Үзебезнең тирәдән генә дә йорт саен ике-өч егет, кыз. Аларның барысының да диярлек, шул исәптән минем дә, әткәйләр сугышта ятып калдылар. Габделхакларда зурлары икәү, өченчесен, яшь булса да, инде аулак өйләргә чакыралар, чөнки ул гармунчы (аннан ул егет - Изаил Һадиуллин, Сарман мәдәният йортында гомере буе баянчы булып, бөтен Сарман халкына хезмәт итте).
Аулак өйгә кызлар егетләрдән дә күбрәк килде. Урыныбыз биектә булганлыктан, безгә барысы да уч төбендәге кебек күренә. Зурлар җыелгач, Фоатны да этеп-төртеп өйдән чыгарып җибәрделәр. Әле безне дә аяктан сөйрәп караганнар иде, һи-и, тотарсың безне - сәндерәнең иң түренә постык. Бу вак-төяк нәрсә аңлый соң диптер инде, кул селтәделәр.
Аулак өйгә килүчеләр башта арка сугыш, йөзек салыш, аннан "күгәрчен туйдыру" дип аталган безгә аңлашылмый торган уен уйнадылар. Монысы шуннан гыйбарәт: бер кыз белән егетне күгәрчен туйдырырга дип өй алдына чыгарып җибәрәләр. Алар анда биш минутлар торып керәләр, үзләренең күзләре ялтырый. Гадәттә бу пар инде күпмедер вакыт очрашып йөрүчеләр була. Без аптырыйбыз: анда нинди күгәрчен булсын, шул караңгыда аларны ничек ашаталар икән? Өйдә дә керосин лампасы яна торган чаклар бит.
Инде кара-каршы җыр башлыйлар. Егет җырлый:
Атның аласы була,
Җем-җем карасы була.
Кызлар белән йөрмим әле,
Йөрсәң аласы була.
Бер кыз җаваплый:
Магазиндагы сатинның
Метрлары ничә сум?
Син үзең өчен әлләкем,
Безнең өчен нипочем.
Егетләрнең берсе дәвам итә:
Урманнарга кергән идем,
Имән өстендә имән.
Бер генә кич куныйк әле,
Бер җиреңә дә тимәм.
Менә-менә, безгә иң кызыклы өлеше инде аулак өйнең: кем белән кем кунар икән? Ул елларда шулай егетләр белән кызлар сәкедә тезелешеп, өсләрендәге күлмәкләрен дә салмыйча куну гадәте бар иде.
Көне буе чапкынлап арылган, башта Галия йоклап китте. Аннан Венера белән мин дә йоклап киткәнмен. Аулак өйнең азагын күрми калганбыз. Иртән җиделәрдә сәндерәдән төшеп, мин дә үзебезгә кыякладым. Кунганнармы ул көнне кызлар-егетләр, белми калдык. Үзебез үсүгә аулак өйләр, кунулар да бетте, клубка йөри башладык.
---
Татарстан яшьләре
Фото Макса Мотова: http://valet.ru/user/53870960/
Нет комментариев