Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аучыларның эш көннәре:Татарстанда каурыйлы киек кошларга ау сезоны ачыла

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:4 сентябрьнең 00 сәгать 00 минутыннан алып республикада каурыйлы киекләргә ау сезоны ачыла.

Ау кагыйдәләре нигезендә, каурыйлы киекләргә түбәндәгеләр кертелә:

  • Сазлык-болын:урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, саз шөлдиләре, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар, гади кугыч;
  • суда йөзүче киекләр:казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;
  • дала һәм кыр киекләре:бүдәнә, күгәрченнәр, урман күгәрченнәре һәм соры көртлек;
  • урман киек кошлары:тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:зур шөлди, зур кроншнеп, зур саз шөлдие, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, пыскылдык, зур кроншнеп, хрустан һәм соры каз – Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела.

Республика территориясендә тынычлык сәгатьләре һәм көннәре юк.

Ау вакыты:

2021 елның 4 сентябреннән 5 декабренә кадәр-су йөзүче,сазлык-болын, дала һәм кыр киекләре;

2021 елның 4 сентябреннән 2022 елның 5 гыйнварына кадәр –урман киек кошларына.

 

Фото: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2008298.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев