АТЫМ КОЛЫН САЛДЫ
1954 елда VI сыйныфны тәмамлагач, колхоз җитәкчеләре кәнсәләргә чакырып ат көтүе алырга тәкъдим иттеләр. Бер ярым хезмәт көне, 1 ат йөге салам бирәбез, дип кызыктырдылар.
Без гаиләдә 7 бала. Әти-әнигә ярдәм булыр дип ризалаштым. Шулай беркөнне башны түмгәккә куеп йоклап кителгән. Уянып, тирә-якка күз салсам, бар булган ат көтүем күрше Кече Шыңар авылы болынында йөри. Йокы качты. Ул чорда болынга кергән малларны куып алып китеп ябу гадәте бар иде. Йөгереп кенә барып, Илшат кушаматлы атны тотып, йөгәнләп, атланып атларны җыеп алып үзебезнең болынга җибәрдем. Атларны җыйган бахбайның йөгәнен салдырып, битеннән яратып иркенгә җибәрүем булды, атым колын салды бит. Ай, Ходаем, буаз икәнен белмәгәнмен. Шаклар катып тик карап торам. Шундагы куркуым, кеше күрсә, әтигә ат түләттерәләр бит. Ул чорның тәртибе шундый. Ни эшләргә? Ерак түгел суы киткән Ханнан күле бар иде. Шул күлнең ярын кул белән казып, чокыр ясап, колынны күмдем. Тырнакларның кубып канавын да сизмим. Өстәге киемнәрне ертып, атның чүпләрен җыештырдым, арт якларын юып-чистартып атлар янына җибәргәч кенә тынычланып бераз хәл алдым. Йа Аллам, кеше күрмәде булса кирәк. Шуннан соң бакча артларыннан гына өйгә кайтып, өскә киенеп төштем. Мондый хәлләр истә кала икән ул.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Чулпыч-Саба.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев