Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна" инф. программа. Эфир 29.07.2022

Эфирга чыккан сюжетлар:


   1) Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк. Республикада ел саен җәен 10 мең үсмер эшкә урнаша. Чүп утап та, идән юып та акча эшләргә мөмкин. Кесә ягын калынайтырга теләгәннәрне төзелеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә тирәне яшелләндерү һәм башка өлкәләрдә көтәләр. Безнең Саба районыннан бу җәйдә 735 мәктәп укучысына эш тәкъдим ителгән. Аларның 13е өч айга бүленеп “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли.

   2) Икшермә кадет мәктәп- интернаты базасында 18 июльдән-4 августка кадәр “Яшьлек” балалар лагерының профиль сменасы эшли. Шушы көннәрдә алар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов белән очрашты.

   3) 90 яшен билгеләүче райондашларыбыз турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Түбән Шытсу авылында яшәүче Габдрахманов Салих Габдрахман улы 23 июльдә үзенең олы юбилеен билгеләде. Аны тәбрикләргә районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов һәм Шытсу хуҗалыгы җитәкчесе Адель Билаловлар килде. РФ Президенты Владимир Путин котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.  

   4) 25нче июль көнне шундый зур юбилеен Курсабаш авылында яшәүче Резеда Гариф кызы Галимҗанова да каршы алды. 

   5) Яратмыйча яшәү мөмкинме соң?! Бу сүзләр Олы Кибәче авылында яшәүче Суфия һәм Гәбделмәҗит Шариповларныкы. 56 ел бергә гомер итүче искиткеч матур пар белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты. 



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев