Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна башында Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана

Атна уртасына кадәр Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларыннан күренә.

4 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы бик аз. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с тизлектә, көндез ул кайбер урыннарда 12 м/с кадәр көчәя. Һава температурасы тәүлекнең караңгы өлешендә +3..+8 градус (көнбатышта +11 градуска кадәр) тәшкил итә. Көннең якты вакытында һава 21-26 градуска кадәр җылына.

Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 5 сентябрьдә, төбәк күгендә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил юнәлешен башта көньяк-көнчыгышка, аннары көнбатышка үзгәртә, әмма көче үзгәрмәячәк. Шул ук вакытта температура бераз күтәрелә: төнге сәгатьләрдә +6.. +11 градус (республиканың көнбатышында +14 градуска кадәр), көндезге сәгатьләрдә 21дән 26 градуска кадәр җылы һава фаразлана.

Чәршәмбе, 6 сентябрьдә, кабат алмашынучан болытлар көтелә, кабат урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с тизлектә (көндез кайбер урыннарда 13 м/с кадәр) исәчәк. Төнлә температура фоны алдагы көннәр белән чагыштырганда көндезен әз генә җиләсрәк булачак, +20.. +25 градуска кадәр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-atna-basynda-tatarstanda-anomal-yly-hava-torysy-saklana-5875871

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев