Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна ахырына Татарстанда +4 градуска кадәр салкынайтачак

Бу атна ахырына Татарстанда температура фонының сизелерлек кимүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 октябрьдә температура көндез +9дан +14 градуска кадәр (Казанда — 6-8 һәм 10-12 градус җылылык) тәшкил итәчәк.

 

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 12 һәм 13 октябрь көннәрендә Татарстан түбәнәйтелгән атмосфера басымында булачак. Кайвакыт урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны элеккечә калачак: тәүлекнең караңгы вакытында +3тән +8 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +8дән +14 градуска кадәр.

14 һәм 15 октябрь, җомга һәм шимбә көннәрендә, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, республика салкын атмосфера фронты үткәннән соң циклонның салкын тыл өлешендә калачак. Кайвакыт яңгыр явачак. Көндез һава 4-9 градустан югары булмас.

 

 

Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев