Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Атна ахырына Татарстанда +23 градуска кадәр җылыта

29 августта көндез явым-төшем көтелми, синоптиклар аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Һава +18..+20 градуска кадәр җылыначак. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә җил төньяктан булачак, тизлеге секундына 7-12 метрга, урыны белән секундына 14 метрга кадәр булырга мөмкин.

Татарстанның күпчелек районнарында 29 август төнендә яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр республиканың көнчыгышында булачак. Шулай ук урыны белән көчле төньяк җиле көтелә, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак.

30 һәм 31 августта көнбатыш антициклон таралачак – бу көннәрдә явым-төшем ихтималлыгы аз. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк, көндез +15..+21 градуска кадәр җылытачак.

Синоптиклар фаразлавынча, 1 һәм 2 сентябрьдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-axyryna-tatarstanda-23-graduska-kadar-ylyta-5875611

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев