Кадерле редакция! Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин Казанның бер бистәсендә гомер итәм. Күршеләребез белән 2012 елга кадәр тату идек. Барысына да кар гаепле.
Аларның мунчасы түбәсеннән безгә кар төшеп торды. Ирем исән чакта ул карны көрәде. Ул үлгәч, мин көрәми башладым. Әнә шуннан соң дуслык бетте инде. Мунчаларыннан чыккан төтенне сулаганда, карны көрәгәндә бер кеше берни әйтмәде. Хәзер мин үзем генә калдым. 81 яшьтә, II төркем инвалид. Йөрәгемә ике тапкыр операция кичердем. Авыру килеш, күршеләрнең мунчасыннан төшкән карны көрәп яшисем килми. Аларга кол булып яту бик читен. Берәр кеше бу хәлләрне килеп карасын иде. Ярдәм итүегезне сорыйм.
Фәния Солтанова (язмадагы исемнәр үзгәртелде).
Миңа хәзер кояш та төшми
Әлеге хат буенча юлга кузгалдык. Матур урында яшәп яталар икән күршеләр. Иң элек хат авторының ишеген шакыдык. Фәния апа өйдә булып чыкты.
"Без - Казахстаннан күченеп кайткан кешеләр. Бу йортны 1987 елда сатып алдык. Хатын-кыз булгач, документларның тәртибен дә, безнең якка кереп торучы мунчаны да күрмәгәнмен, - дип сөйли Фәния апа. - Башта бу йортта әти-әниләр яшәде, 1993 елда исә үзебез күченеп кайттык. Шул чакта күршеләребез безнең якка кереп мунча төзеп куйган. Ә безгә гараж кирәк иде. Бу хакта күршем Наиләгә әйттем. Ул исә каенанасы белән киңәшләшергә кушты. Бер атнадан соң, безнең бакча ягына төзегез, дип ризалык бирделәр. Бер киртәгә дә кагылмадык, буш урынга төзеп куйдык. 1995 елда аны рәсмиләштердек. Төзүен төзедек тә, тик күршеләрдән расписка кәгазе алырга онытканбыз. Гаебебез бар - алар мунча төзегәндә - 5 метр, без исә 1 метр ара калдырырга тиеш булганбыз. Ирем 25 см гына калдырган шул".
Күршеләрнең дәгъвасы җир белән генә бетми әле. Фәния апа әйтүенчә, аларның ишегалдына күршеләрнең мунча түбәсендәге кар ишелеп төшә икән. Элегрәк ул карны Фәния апаның ире көрәп торган. Ә хәзер бу эшне башкарырга кешесе юк. "Баштарак оныкларны чакырта идем. Әмма хәзер аларның үз гаиләләре бар, борчымаска тырышам. Быел кеше яллап 250-300 сумга көрәттем. Үземнең хәлемнән килми. Алар мине кол итеп күрәдер инде", - ди ул.
Фәния апа сүзләренчә, күршеләре алар ягына таба озынайтып яңа мунча, бәдрәф ясатып куйган икән. "Миңа хәзер кояш та төшми. Ишегалдында чәчәк тә үстерә алмыйм. Ирем үлгәч, озак яшәмәм инде, дигән идем, әмма Ходай биргән гомер юлын үтәсе икән. Алга таба болай яшәп булмый бит инде. Тиздән тагын кыш җитә. Күршеләргә мунча түбәсен туры итеп үзгәртегез яки сүтегез дисәм, заманында рөхсәт биреп төзеткән янкорманы күрсәтәләр. Кышын - кар, җәен - караңгылык. Миңа күп кирәкми. Яшем олы - ике метр җир һәм 15 метр ситсыдан башка нәрсә кирәк түгел хәзер. Тик кемгәдер кол булып түгел, ирекле кеше булып үләсем килә, - ди Фәния апа. - Балаларга китеп кенә яшәр идем дә бит. Һәркайсының - үз хәле. Бу низагны алар белми дә. Ярдәм сорап күп җиргә яздым. Бер депутатка барган идем, үзеңә зыян сала күрмәсеннәр, дип кисәтте. Беркем дә булышмас микәнни? Ничек тә тынычлык табасы иде", - ди ул.
Мин әле дә дәшмим
Наилә апаны да күреп сөйләштек. "Алар өйне сатып алганда бу мунчаны төзегән идек инде, - дип сүзен башлады ул. - Без ул мунчаны йортның элеккеге хуҗасы Александрның ризалыгы белән төзедек. Күршеләр үзләре безгә кереп ике катлы янкорма төзеп куйды. Дәшмәдек бит. Хәзер дә Фәния үзе эндәшмәсә, сүз әйтмибез. 50 яшьтә ирсез калдым. Мунчаны, бәдрәфне кеше яллап эшләттем. Алар ничек әйтте - шулай булды. Хатын-кыз рәтен беләмени ул? Заманында күршеләрдән су агып фундаментым да җимерелде. Бер сүз әйтмәдем. Кеше чакырып ясаттым. Су керткәндә күршеләр белән киңәшләшеп, ризалык белән эшләдек. Су икебезгә бер иде. 2012 елда су баскач кына, үзебезгә аерым кран куйдырттык. Күршеләр белән начар яшәмәдек. Бистәгә килгәч тә, урамыбыз белән бергә юл төзедек, су керттек".
Наилә апа әйтүенчә, җир бүлешеп йөрү уйларында да булмаган аның. "Бар нәрсә - уртак, барысын бергә эшләдек. Ирем дә бик күпләргә булышты. Күршебез төзеп куйган ике катлы янкорма безгә дә комачау итә. Бакчаны каплап тора. Әгәр алар шуны сүтеп бер катлыга калдырса, мунчаның түбәсен үзгәртермен. Без аны якмыйбыз да, сарай өчен генә кирәк, - ди Наилә апа. - Бу шау-шу миңа да кирәк түгел. Ничек тә үзем исән чакта хәл итәргә кирәк".
Нәрсә җитми?
Ике күрше арасында бәхәс чыкмый тормый, әлбәттә. Безгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Берәүләр җир бүлешә алмый, икенчеләр пычрак судан зарлана, ә бу юлы ак кар аркасында кара тавыш чыккан. Юкса Фәния апа үзенә ике метр җир җитә ди, Наилә апа исә, миңа тимәсәләр, мин дәшмим, ди. Кар эри дә юкка чыга, ә күңелдәге үпкә хисе озаграк саклана. Ике күршене бер чынаяк чәй дә дуслаштыра алыр иде дә бит, күрәсең, заманасы да, әбиләр дә башка хәзер.
Нет комментариев