Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аның газаплы үлем икәнен һәркем аңлый, тик...

Татарстанда быелның 1 апреленә 9432 кеше «наркомания» диагнозы белән диспансер исәбендә тора. Республикада 2012 елдан башлап, наркотикларга бәйле җинаятьләр кимү күзәтелә башлаган булган. Ләкин... - Хәл кискенләште, - дип борчылып сүз башлады Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең наркотикларга контроль бүлеге җитәкчесе Радик Рәшитов.- Казанда быелның өч аенда наркотикларга бәйле...

Татарстанда быелның 1 апреленә 9432 кеше «наркомания» диагнозы белән диспансер исәбендә тора. Республикада 2012 елдан башлап, наркотикларга бәйле җинаятьләр кимү күзәтелә башлаган булган. Ләкин...

- Хәл кискенләште, - дип борчылып сүз башлады Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең наркотикларга контроль бүлеге җитәкчесе Радик Рәшитов.- Казанда быелның өч аенда наркотикларга бәйле 226 җинаять ачыкланды. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 65 процентка күбрәк (137 очрак теркәлгән булган).

Интернет аша наркотиклар тарату активлашкан. Казанда быелның февралендә Авиатөзелеш районында 31 яшьлек казанлы тотылган. Ул наркотиклар өчен шәһәрнең төрле җирләрендә яшертен урыннар булдырган. Сәүдә эшен интернет аша башкарган. Академик Глушко, Чыңгыз Айтматов урамнарындагы йортларның подъездларына наркотиклар кыстырып йөргән 26 яшьлек икенче бер казанлыны апрель аенда эләктергәннәр.

- Казан автоинспекторлары «Малиновка» контроль пунктында Мәскәүдә яшәүче 1992 елгы ирнең «Ауди» автомобилен тикшергәндә спорт сумкасыннан 2,5 килограмм синтетик наркотик табып ала. Нәтиҗәдә, Мәскәүдән килүче наркоканал фаш ителде. Самарадан килүче каналны да юк итүгә ирешкән идек. Быелның өч аенда наркотиклар йөртүгә кагылышлы 12 канал фаш ителеп туктатылды. Республикага наркотиклар керүне тоткарлауда безгә автоинспекторлар һәм кинологлар зур ярдәм күрсәтә, - диде Радик Рәшитов.

Кеше 30 яшьтән соң наркотикларның рәхәтлек бирүче нәрсә түгел, ә инде газаплы үлем икәнлеген ныклап аңлый.

- Наркоманнарның 60 проценты - 16-30 яшьлекләр. Иң аянычлысы шул - наркотик кулланучыларның 20 проценты - мәктәп укучылары. Яшьләр: «Наркотикны яки спайсны бер мәртәбә татып карыйм да туктыйм», - дип уйлап бик ялгыша. Туктап булмаячак, алда айлар буена каты сызлану һәм ахыр чиктә үлем көтә, - дип кисәтте Республика наркология диспансерының психология лабораториясе җитәкчесе Лилия Фәттахова.

Наркотиклар афәте һәр гаиләнең ишеген шакырга мөмкин, шунлыктан җәмәгатьчелекнең дә уяу булуы, балаларны наркотиклар кулланудан саклау зарур. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч» телефоны: (843) 291-20-02; 02 һәм Бердәм коткару хезмәте: 112.

Белеп тор!

  • Балаларны яки башка кешеләрне спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллануга этәрсәң - биш елга кадәр төрмә;
  • Чик аша наркотиклар алып керсәң, җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм бер миллион сум штраф каралган;
  • Законсыз рәвештә үзең өчен наркотиклар сатып алсаң, ясасаң, сакласаң - өч елга кадәр төрмә;
  • Наркотиклар ясаган, саклаган, йөрткән һәм башкаларга саткан очракта, сигез елга кадәр ирегеңнән мәхрүм ителәсең;
  • Төркем белән яки вазифадан файдаланып наркотиклар таратсаң, сигез елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган;
  • Наркопритон оештырсаң, өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм каласыңны белеп тор;
  • Наркотик сыйфатындагы даруларга ялган рецепт бирсәң яки ялган рецепт ясасаң, ике елга кадәр төрмә яки 80 мең сум штраф.


Дамир Бәдриев

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев