Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ана капиталы” программасын 2018 елдан соң да озайтырга уйлыйлар

"Ана капиталы" программасы эшчәнлеген 2023 елга кадәр озынайту планлаштырыла.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Хөкүмәттә 2023 елга кадәр "Ана капиталы" программасын озайту турындагы закон проекты Хезмәт министрлыгы тарафыннан кертелгән. Бу хакта журналистларга вице-премьер Ольга Голодец җиткергән.

Россия Хезмәт министры Максим Топилин аңлатуынча, закон проекты хөкүмәтнең икътисади блогы белән әле килештерелмәгән. Бу хакта "Российская газета" җиткерә.

Гамәлдәге закон нигезендә, Ана капиталы программасы 2018 елда төгәлләнергә тиеш.
2018 ел ахырына кадәр Ана капиталы алучылар бу вакыттан соң да аннан файдалана ала. Ә икенче балалары 2018 елның 31 декабреннән соң туган гаиләләр инде бу акчаны алалмый. Хөкүмәтнең социаль блок вәкилләре программаны озайту турында бер генә тапкыр әйтми. Һәм менә бу юнәлештә беренче адым ясала.

Искәртеп үтик, Ана капиталы - Россиядә 2007елдан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләп килә. Баштан ул 250 мең сум була, 2017 елда Ана капиталы 453 мең сумны тәшкил итә.

" Ана капиталы кебек хөкүмәт чаралары илдә бала тудыруга уңай йогынты ясады", - дип белдергән Леонид Рыбаковский "Российская газета"га.

Россия Пенсия фонды белдерүенчә, 10 ел эшләп килгән гаилә капиталы программасы буенча 7,8 миллион кеше ярдәм алган. Шуның яртысыннан артыгы, 4,2 миллионы, акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. 380 меңе - балаларны укытуга, 3,3 меңе - Ана пенсиясенең тупланма өлешенә юлланган. Инвалид баланы тернәкләндерү, социаль адаптациягә йөздән кимрәк кеше шушы акчаны тоткан.

Сертификат алу өчен, хәзер Россия Пенсия фондына барып йөрү дә кирәкми, бары Пенсия фонды сайтында "Шәхси кабинет" булдырып, аның аркылы эшләргә була.
Шул ук вакытта Россия Югары суды законның Ана капиталын, балаларның тораклары булса да, шәхси милек итеп алар өлешен сатып алуны тыймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев