Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталы күләме артты

Бүгеннән, ягъни 1 февральдән, ана капиталы күләме арттырылды.

Сертификат суммасы 7,4 процентка индексацияләнеп, хәзер беренче балага 630,4 мең сум, икенче балага – 833 мең сум тәшкил итәчәк. 

Татарстан буенча Россия социаль фонд бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә,  программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле ана капиталы күләме 3 тапкырга арткан. Барлыгы, 2007 елдан башлап,  Татарстанда 408,6 мең сертификат тапшырылган(2023 елда - 23,3 мең сертификат).

Соңгы өч елда сертификатлар гариза язмыйча, проактив режимда бирелә. Ул әни кешенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә.

Шулай ук 2024 елда ана капиталы белән бәйле тагын бер төркем үзгәрешләр гамәлгә керде:

-   ана капиталын бер-берсенә терәтеп салынган йортларны реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү торак йортта яшәүче башка хуҗаларның торак шартларына да кагыла дип саналды

-  ана капиталы хәзер  бала туганда Россия гражданлыгы булган ата-аналарга гына бирелә

-  Балаларын ялгыз тәрбияләүче ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар) ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә ала.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/igietibar-ana-kapitaly-kulame-artty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев