Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталы акчасы киләсе елга артачак

Ана капиталы 2020 елның гыйнварыннан индексацияләнәчәк. Ул киләсе елда 466 мең сум булыр дип фаразлана.

Ул программа 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртте. "Россия хезмәт министры Максим Топилин әйтүенчә, инфляция 4 процент күләмендә фаразлана. Ана капиталы 466 мең сум тәшкил итәчәк", - диде РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.

Быел, 2019 елда исә, ана капиталы 453 мең сум күләмендә.

Гөлсинә Сабирова 2018 елда ана капиталының электрон сертификатлары да кертелгәнен искәртте. Нибары 380 шундый сертификат рәсмиләштерелгән. Гөлсинә Сабирова моны халыкның кәгазь документка өстенлек бирүе белән аңлатты.

2019 елда Татарстанда 15 меңләп ана капиталы сертификаты бирелгән, дип яза "Татар-Информ" МА.

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев